Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәй-Каратайда Туйкиннарны искә алдылар

Зәй-Каратай мәктәбендә мәгърифәтче, язучы, тарихчы, мөгаллим бертуган Фазыл һәм Кәбир Туйкиннар истәлегенә багышланган очрашу кичәсе узды. Укучылар белән очрашуга алар нәселен дәвам итүче Әлмәт политехник техникумының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары һәм тарихи мирасны саклау, өйрәнү, үстерү "Тамырлар" фонды директоры Марат Туйкин, аның әтисе Нур абый кайткан иде. Шулай ук...

Зәй-Каратай мәктәбендә мәгърифәтче, язучы, тарихчы, мөгаллим бертуган Фазыл һәм Кәбир Туйкиннар истәлегенә багышланган очрашу кичәсе узды.
Укучылар белән очрашуга алар нәселен дәвам итүче Әлмәт политехник техникумының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары һәм тарихи мирасны саклау, өйрәнү, үстерү "Тамырлар" фонды директоры Марат Туйкин, аның әтисе Нур абый кайткан иде. Шулай ук авылыбыздан озак еллар татар теле һәм әдәбияты укыткан, Туйкиннар нәселеннән Сылу апа Насыбуллина, ветеран укытучы, тарих фәнен өйрәткән Минһади Хәйруллин, Җәүдәт абый Хәлимов һәм авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова катнашты.
Укучылар кунаклар алдында чыгыш ясарга алдан ук әзерләнде. VIII сыйныф укучысы Ләйсән Гыймадиева бертуган Туйкиннар тормышы, иҗаты, эшчәнлеге һәм фаҗигале язмышлары белән таныштырды. Башлангыч сыйныф укучылары да үзләре өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр. VII сыйныфлар Фазыл Туйкинның "Салих бабай" әсәрен сәхнәләштерде. Төп рольне Илнур Хәлимов башкарды. Шулай ук бертуган Туйкиннарның "Агыйделкәй" , "Юлым", "Чын кеше", "Сабанчы" шигырьләрен VIII сыйныф укучылары тәкъдим итте. Кичәгә китаплар күргәзмәсе дә әзерләнгән иде.
Кунаклардан Марат Туйкин укучылар алдында чыгыш ясап, аларга үз авылыңның тарихын, нәсел шәҗәрәсен белү, аны өйрәнү һәм туганлык җепләрен барлауның кирәклеге турында җиткерде. Калган чыгыш ясаучылар да укучыларга: "Зәй-Каратай авылыннан чыккан күренекле шәхесләребез кебек, сез дә акыллы, тырыш, булып үсеп җитеп, авылыбыз данын күтәрерсез дип ышанып калабыз", дигән теләкләрне җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев