Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Улын үтермәкче булган

Ютазы районы прокуратурасы 28 яшьлек А.га карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Тикшерү версиясенә караганда, былтыр 14 ноябрьдә Урыссу бистәсендә исерек А. әнисен үтермәкче була. Бу ният белән ул аның фатирында газны ачык калдыра. Газ хезмәткәрләренең оператив гамәлләре ярдәмендә генә шартлауга юл куелмый. Шул ук көнне ир-егет Гоголь...

Ютазы районы прокуратурасы 28 яшьлек А.га карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады.
Тикшерү версиясенә караганда, былтыр 14 ноябрьдә Урыссу бистәсендә исерек А. әнисен үтермәкче була. Бу ният белән ул аның фатирында газны ачык калдыра. Газ хезмәткәрләренең оператив гамәлләре ярдәмендә генә шартлауга юл куелмый.
Шул ук көнне ир-егет Гоголь урамында урнашкан йортында, үз-үзенә кул салу һәм 2009 елгы малаен үтерү нияте белән, өйгә пропанлы баллон алып кереп, газ вентилен ача һәм шырпы кабыза. Шартлау нәтиҗәсендә, йорт тулысынча янып бетә.
Ир тәне уртача авырлыкта пешеп, хастаханәгә озатыла. Бәхеткә, кече яшьтәге балага авыр зыян салынмый. Аның колаклары һәм беләкләре беренче дәрәҗәдә пешә.
Хәзерге вакытта А. сак астында. Җинаять эше Ютазы районы судына тапшырылган, диелә РФ Генрокуратурасы сайтында.
Чыганак:http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined