Заман сулышы

14 март 2016 яңалыклары

  • 14 март 2016 - 16:40
    Татарстанда үги кызын газаплаган хатын-кызны хөкем иткәннәр
    Түбән Кама шәһәре суды 43 яшьлек Г.Б.га карата хөкем карары чыгарды. Ул кече яшьтәге үги кызын газаплауда гаепле дип табылды. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Суд процессы барышында шунысы ачыкланган: былтыр август-сентябрьдә хатын-кыз 9 яшьлек үги кызын даими рәвештә кыйнаган һәм аңа карата көч кулланган. Г.Б. үзенә...
    376
    0
    0
  • 14 март 2016 - 12:17
    15 яшьлек үсмер гаиләсенә пычак белән ташланган
    Бу хәл якшәмбе көнне Самарада була. Гаиләдә низаг чыга. Шулчак 15 яшьлек уллары пычак ала да башта әтисенә, аннары әнисе белән 13 яшьлек сеңлесенә ташлана. 41 яшьлек ир алган җәрәхәтләрдән үлә. Әнисе белән кызын хастаханәгә алып китәләр. Хокук сакчылары кайнар эздән кеше үтерүчене тоткарлый. Үсмер гаебен таный. Җинаять эше кузгатылган....
    313
    0
    0
  • 14 март 2016 - 12:01
    Кичә Лениногорскида Май чабу бәйрәме күңелле үтте
    Боз Сарае яныннан дәртле җырлар яңгырап, халыкны үзенә әйдәп торды. Шатлык һәм күңел ачу атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады: руслар да, татарлар да рәхәтләнеп күңел ачты. Бәйрәмне оештыручылар спорт уеннары, конкурслар әзерләгән. Сәхнә түрендә яшь артистлар, фольклор коллективлар чыгыш ясады. Программаны алып баручылар Май чабу белән бәйле табышмаклар, мәкальләр әйтте....
    581
    0
    0
  • 14 март 2016 - 11:45
    Чаллыда банк талаганнар
    Узган атна азагында Чаллыдагы бер банкка кораллы һөҗүм оештырылган. Бу хакта эчке эшләр бүлегендәге үз чыганакларына таянып, KazanFirst хәбәр итә. 12 мартта ике билгесез кеше АйМаниБанк бүлегенә кереп, хезмәткәрне пистолет белән куркытып, кассадан 2 миллион сум чамасы акча урлап чыгып китә. Җинаять эше кузгатылган. Шикле кешеләр әлегә тоткарланмаса да, шәхесләре...
    544
    0
    0
  • 14 март 2016 - 11:14
    Лениногорск мәчетендә каникулда кызлар өчен лагерь оештырыла
    «Ихлас» мәчетендә 20 - 26 март көннәрендә кыз балалар өчен язгы лагерь үткәрелә. Башлана - 20 март, сәгать 10.00 да. Белешмәләр өчен тел.: 5-10-10, 8-919-693-59-93.
    370
    0
    0
  • 14 март 2016 - 10:04
    Үлгән хатыны тере булып чыккан
    Хәмер куллану яхшыга илтми. Кайберәүләр хәтта хәтерләрен җуя. Алабугада берәве полициягә күршесенең кереп, хатыны үлүе турында хәбәр итүен әйтеп шалтырата. Полиция хатынның исән-саулыгын ачыклый. Баксаң, ирле-хатынлы икесе дә исерек була. http://www.almet-rt.ru/
    338
    0
    0
  • 14 март 2016 - 08:15
    Сак булыгыз, мошенниклар ике ирне “Себергә җибәргәннәр”
    26 һәм 35 яшьлек ике буалы ир-ат интернет челтәрендәге белдерүләр сайтыннан Себергә вахта ысулы белән йөреп эшләргә тәкъдим итүче игълан табалар. Анда эш бирүче оешма җитәкчелеге хезмәткәрләргә эш урынына барганда юл бәясен, яшәү өчен түләүне үз өстенә алган. Өстәвенә, тулы социаль пакет һәм башка мөмкинлекләр дә вәгъдә иткән. Әлеге ике...
    355
    0
    0
  • 14 март 2016 - 07:30
    Лениногорскида яшәүче Таһир бабайга йөз яшь тулды
    Шәһәребезнең Тукай урамында яшәүче Таһир Хәбибулла улы Хәбибуллинга йөз яшь тулды. Аны бер гасырлык юбилее белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, 9 нчы ТОС рәисе урынбасары Гөлнара Зәйдуллина һәм "Благоустройство"ның ветераннар советы рәисе Вера Вуколова килгән иде. Юбилярга Россия һәм Татарстан Презиндентларыннан килгән Рәхмәт хатлары, бүләккә юрган-мендәрләр тапшырылды, изге...
    373
    0
    0
  • 14 март 2016 - 07:28
    "Мәгариф. Татар теле" журналы басма форматта нәшер ителә башлады
    Моңарчы бары электрон версиядә генә чыккан "Мәгариф. Татар теле" журналы мартта әбүнәчеләргә басма форматта килеп ирешәчәк. Аны татар теле укытучылары өчен махсус чыгарыла торган беренче журнал дип атыйлар. "Мәгариф. Татар теле" методик журналы татар телен уку-укытуда алдынгы тәҗрибәне яктырта, методик, практик һәм дидактик материаллар тәкъдим итә, хәзерге татар теле белеменә...
    713
    0
    0
  • 14 март 2016 - 05:51
    Түбән Чыршылыдагы Бөек Ватан сугышы ветеранын Президент котлаган (фотолар)
    Шушы көннәрдә авылдашыбыз Рәшит Хәмәтҗан улы Сәйфиевка 90 яшь тулды, дип хәбәр иттеләр Түбән Чыршылыдан. Бөек Ватан сугышы ветеранын юбилее белән котларга авыл җирлеге башлыгы Нурия Хәйруллина барып, Президент Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән бүләк тапшырган. Рәшит аганы бу көнне шулай ук ветераннар советы рәисе...
    365
    0
    0
  • 14 март 2016 - 05:29
    14-20 мартка йолдызнамә
    КУЧКАР (21.03-20.04)лар, һөнәри өлкәдә, шулай ук шәхси тормышыгызда уңай мөнәсәбәтләр булдыру өчен яхшы вакыт. Элекке үпкә-борчуларны онытырга, ачуланышкан кешегез булса, аның белән дуслашу ягын карарга кирәк. Иң беренче булып адымны ясаудан куркырга кирәкми. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, бу атнада эшегез бик күп булыр, баш-аягыгыз белән тормыш мәшәкатьләренә чумарсыз. Мөһим чараларны планлаштырсагыз, ахыры...
    346
    0
    0
Реклама