Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Кичә Лениногорскида Май чабу бәйрәме күңелле үтте

Боз Сарае яныннан дәртле җырлар яңгырап, халыкны үзенә әйдәп торды. Шатлык һәм күңел ачу атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады: руслар да, татарлар да рәхәтләнеп күңел ачты. Бәйрәмне оештыручылар спорт уеннары, конкурслар әзерләгән. Сәхнә түрендә яшь артистлар, фольклор коллективлар чыгыш ясады. Программаны алып баручылар Май чабу белән бәйле табышмаклар, мәкальләр әйтте....

Боз Сарае яныннан дәртле җырлар яңгырап, халыкны үзенә әйдәп торды.

Шатлык һәм күңел ачу атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады: руслар да, татарлар да рәхәтләнеп күңел ачты. Бәйрәмне оештыручылар спорт уеннары, конкурслар әзерләгән. Сәхнә түрендә яшь артистлар, фольклор коллективлар чыгыш ясады. Программаны алып баручылар Май чабу белән бәйле табышмаклар, мәкальләр әйтте.

Атка атланып йөрергә теләк белерүче дә булды. Коран авылыннан килгән атлар - Мустанг һәм Чикины сыйпап китүчеләр, истәлеккә фотога төшәргә теләүчеләр дә табылды.
Бәйрәмнең кульминациясе Масленица карачкысын яндыру булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: масленица