Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

14-20 мартка йолдызнамә

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, һөнәри өлкәдә, шулай ук шәхси тормышыгызда уңай мөнәсәбәтләр булдыру өчен яхшы вакыт. Элекке үпкә-борчуларны онытырга, ачуланышкан кешегез булса, аның белән дуслашу ягын карарга кирәк. Иң беренче булып адымны ясаудан куркырга кирәкми. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, бу атнада эшегез бик күп булыр, баш-аягыгыз белән тормыш мәшәкатьләренә чумарсыз. Мөһим чараларны планлаштырсагыз, ахыры...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, һөнәри өлкәдә, шулай ук шәхси тормышыгызда уңай мөнәсәбәтләр булдыру өчен яхшы вакыт. Элекке үпкә-борчуларны онытырга, ачуланышкан кешегез булса, аның белән дуслашу ягын карарга кирәк. Иң беренче булып адымны ясаудан куркырга кирәкми.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, бу атнада эшегез бик күп булыр, баш-аягыгыз белән тормыш мәшәкатьләренә чумарсыз. Мөһим чараларны планлаштырсагыз, ахыры уңышлы булыр. Салкын тию ихтималы бар, шуңа сәламәтлегегезне саклагыз, профилактик чаралар кулланыгыз.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, белемегезне арттыру турында уйлаган булсагыз, хәзер уңышлы чор. Эшегездә алдыгызга куелган бурычны иҗади якын килеп үтәп, башкаларны гаҗәпләндерү мөмкинлеге бар. Балаларыгыз уңышлары белән сөендерер. Дусларыгыз белән сүзгә килүегез бар.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар, юридик мәсьәләләр белән шөгыльләнү өчен кулай вакыт. Һөнәри өлкәдә дә, өйдә дә эшегез бик күп булыр, шуңа да атна ахырында бик нык арырсыз. Бу шәхси тормышта ызгыш-талашларга китерергә мөмкин. Хисләрегезне йөгәнләргә кирәк булачак.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар, эштә дә, өйдә дә тирә-юньдәгеләрнең сезгә карата уңай мөнәсәбәтен тоярсыз. Хезмәттәшләрегез сезгә ярдәм кулы сузарга әзер. Мөһим чаралар планлаштырмый торыгыз. Гаиләдә бар яклап тәртип: ирегез сезнең хәлне аңлый, балалар шатландырып кына тора.
КЫЗ (23.08-22.09)лар, артык авырлыктан котылырга телисезме, бу атнаны диетага утыру белән башларга мөмкин. Спорт белән шөгыльләнү дә комачау итмәс. Гаиләдәге конфликтлардан качып котылып булмастыр. Финанс хәлегез дә мактанырлык түгел.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, эшегезгә бәйрәмгә төсле киләсез, ул сезгә ошый икән, һичшиксез, нәтиҗәсе уңай булыр. Иҗади эш белән шөгыльләнүчеләргә йолдызлар уңышлы атна вәгъдә итә. Яраткан кешегез белән театр, кинога барып килегез. Балаларга да игътибарны әз бирмәскә кирәк.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар, эштәге, өйдәге тартма, шкафларга күптән кулыгыз тигәне юкмы, бу атнада шушы эшләр белән шөгыльләнсәгез яхшы булыр. Өлкән туганнарыгыз, әти-әниегез сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Сәламәтлегегезгә аеруча игътибарлы булыгыз: салкын тидерүдән сакланыгыз, артыгын ашамагыз.
УКЧЫ (23.11-21.21)лар, килеп туган проблемаларны чишкәндә аеруча активлык һәм тапкырлык сорала. Әгәр дә кәефегез яхшы булса, теләсә нинди эш тә сезнең өчен җиңел бирелер. Яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләр бозылып китүе ихтимал. Кеше сүзенә карамагыз.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, атнаны финанс хәлегезне җайга салу белән башларга кирәктер. Алдан уйланган планнарыгыз тормышка ашар төсле. Эштә йөкләнеш артык зур булудан гаиләгезгә игътибар кимүе бар. Онытмагыз: якыннарыгыз һәрвакыт сезнең ярдәмгә мохтаҗ.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар, ниндидер вакыйгаларга бәйле тормышка карашыгыз үзгәрергә мөмкин. Командировкалар уңышлы булыр. Гардероб алыштыру, төс-кыяфәтегезне үзгәртү теләге зур булыр, һәм бу эше башлап та җибәрерсез. Яңа танышулар көтә. Игътибар үзәгендә булырсыз.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар, сез бу атнада читләр игътибарын җәлеп итмәскә тырышырсыз. Үз эчегезгә бикләнү, уйларыгызны тәртипкә китерү сезнең файдага гына. Финанс хәлегезне җиңеләйтү юлларын эзләргә кирәк булачак. Алдан хәбәр бирүче төш күрүегез ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев