Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда үги кызын газаплаган хатын-кызны хөкем иткәннәр

Түбән Кама шәһәре суды 43 яшьлек Г.Б.га карата хөкем карары чыгарды. Ул кече яшьтәге үги кызын газаплауда гаепле дип табылды. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Суд процессы барышында шунысы ачыкланган: былтыр август-сентябрьдә хатын-кыз 9 яшьлек үги кызын даими рәвештә кыйнаган һәм аңа карата көч кулланган. Г.Б. үзенә...

Түбән Кама шәһәре суды 43 яшьлек Г.Б.га карата хөкем карары чыгарды. Ул кече яшьтәге үги кызын газаплауда гаепле дип табылды. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Суд процессы барышында шунысы ачыкланган: былтыр август-сентябрьдә хатын-кыз 9 яшьлек үги кызын даими рәвештә кыйнаган һәм аңа карата көч кулланган. Г.Б. үзенә яла ягулары турында әйтеп, гаебен танымаган.

Суд аны җинаять кылуда гаепле дип тапты һәм 4 ел сынау вакыты белән 4 елга, шартлы рәвештә, ирегеннән мәхрүм итте.

чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев