Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Мәгариф. Татар теле" журналы басма форматта нәшер ителә башлады

Моңарчы бары электрон версиядә генә чыккан "Мәгариф. Татар теле" журналы мартта әбүнәчеләргә басма форматта килеп ирешәчәк. Аны татар теле укытучылары өчен махсус чыгарыла торган беренче журнал дип атыйлар. "Мәгариф. Татар теле" методик журналы татар телен уку-укытуда алдынгы тәҗрибәне яктырта, методик, практик һәм дидактик материаллар тәкъдим итә, хәзерге татар теле белеменә...

Моңарчы бары электрон версиядә генә чыккан "Мәгариф. Татар теле" журналы мартта әбүнәчеләргә басма форматта килеп ирешәчәк. Аны татар теле укытучылары өчен махсус чыгарыла торган беренче журнал дип атыйлар.
"Мәгариф. Татар теле" методик журналы татар телен уку-укытуда алдынгы тәҗрибәне яктырта, методик, практик һәм дидактик материаллар тәкъдим итә, хәзерге татар теле белеменә бәйле катлаулы очраклар турында укытучыларга мәгълүмат бирә. Әлеге басма нәкъ менә гамәли-методик мәсьәләләр яктыртуы, татар теле дәресләренә әзерләнүдә, укытучыларга педагогик эшчәнлекне оештыруда практик ярдәм күрсәтүе, татар теле укытучылары өчен гамәлгә куелган беренче профессиональ басма булуы белән үзенчәлекле.
Исегезгә төшерәбез, 2014 елдан башлап "Мәгариф.Татар теле" электрон форматта magarif-uku.ru сайты аша тарала иде. Ул ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, татар теле методистлары һәм укытучылары, шул исәптән чит төбәкләрдә эшләүче туган тел мөгаллимнәре тарафыннан уңай бәя алгач, "Мәгариф" редакциясе аны басма вариантта да нәшер итү карарына килде.
48 битле кәгазь журнал әлегә өч айга бер мәртәбә 800 данә тираж белән нәшер ителә. Шулай итеп, хәзерге вакытта "Мәгариф. Татар теле" берьюлы ике версиядә - басма һәм электрон журнал буларак дөнья күрә.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев