27 апрель 2016 яңалыклары
-
Әлмәтнең программистын 19 елга колониягә җибәрүне сораганнар
Әлмәтле Дмитрий Панов үтерүдә гаепләнә. Республиканың Югары судында дәүләт гаепләве аны 19 елга ирегеннән мәхрүм итүләрен сораган. Панов 2015 елда интернетта Toyota Land Cruiser машинасын 4 миллион сумга сату турындагы белдерү күрә. Моннан соң ул шофер белән очрашырга, шоферны үтереп машинаны урларга тели. Сатучы Марий Эльдә яшәсә дә, Казанга килергә...
-
Лениногорскилылар 1 майда йөгерәчәкләр
Быел ул безнең шәһәрдә 60 нчы тапкыр үткәрелә. 1 май көнне Үзәк мәйданда 9 сәгать 30 минутта йөгерүчеләр парады булачак. Сәгать 10 да старт бирелә. Ахырдан җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.
-
Татарстанда 3 автомобиль бәрелешүе фаҗигагә сәбәп булган
Соңгы 26 көндә республикада 16 кешенең транспорт һәлакәтендә гомере өзелгән. Кичә көндезге 5 нче 14 минутта Казань - Малмыж юлының Арча районы турысындагы 76 нчы чакрымында "Лада Ларгус" зур тизлектә каршы як юлга чыгып, "Шевроле Авео" белән "ВАЗ-2131"гә бәрелгән. "Лада Ларгус" руленда барган 1959 елгы ир юл йөрү кагыйдәләренең 9.1...
-
Йолдызлыкка карап асылташ сайла (КИҢӘШЛӘР)
Йолдызлык билгесенә карап, ташын сайлыйбыз: Кучкар - алмаз, тау хрустале, аметист, кызыл яшма, сапфир, карнеол. Үгезбозау - агат, хризопраст, зөбәрҗәт халцедон. Игезәкләр - александрит, зөбәрҗәт, энҗе, берилл, юлбарыс күзе (тигровый глаз). Кысла - агат, рубин, оникс, зөбәрҗәт, карнеол, амазонит. Арыслан - сардоникс, хризолит, гәрәбә, александрит, карнеол, сердолик, тау хрустале. Кыз...
-
Яшел Үзәндә, суд карарына да карамастан, мәктәпкә автобус бирмиләр
Яшел Үзән районы хакимияте, ТР Конституция суды карарына да карамастан, укырга йөртү өчен балаларны мәктәп автобусы белән тәэмин итә алмый. Ишеткән булсагыз, 22 мартта ТР Конституция суды биредә күчмә утырыш уздырган иде. Сүз Зур Өтәк (Городище) авылы балалары турында бара. Автобус булмаганлыктан балалар 4 чакрым ераклыктагы авыл мәктәбенә җәяү йөрергә...
-
Илфак Шиһапов: "Айсылу – яңа проект, Илсөя белән кисешми"
Татар эстрадасына яңа аяк баскан яшь җырчы Айсылу Габдинованың продюсеры Илфак Шиһапов универсаль җырчы дип саный. Ул аны 40лап яшь башкаручы арасыннан сайлап алган. Яңа ел алдыннан алар "Кызган таба"га планнары белән уртаклашты һәм узгаен елга нәтиҗә ясадылар. Татар эстрадасына яңа аяк баскан Башкортстан кызы Айсылу Габдинованы продюсеры Илфак Шиһапов,...
-
Якташыбыз премиягә лаек булды (фотолар)
Федотовка кызы, шагыйрә Людмила Аланлы Рафаил Төхвәтуллин исемендәге премия лауреаты булды. Кичә Әлмәттә Шигърият бәйрәмендә Людмилага әдәби бүләкне тантаналы төстә тапшырганнар. Ул 2015 елгы иҗат нәтиҗәләре буенча "Әдәбият" номинациясендә әлеге мәртәбәле бүләккә ия булды. Котлыйбыз! Яңа иҗади уңышлар телибез.
-
Алсу серен чиште
Соңгы вакытта киң киемнәрдән күренүче җырчы Алсуны тамашачылары көмәнле дип фаразалган иде дә фаразлавын, тик җырчы үзе бу турыда комментарийлар бирергә теләмәде. Ниһаять, җырчы серен чишүе хакында хәбәр итә ex-news.net. Алсу белән Ян Абрамов ике кыз үстерә, алдан планлаштырмыйча гына ул тагын авырга узган, хәзер аның дүрт айлык көмәне бар...
-
Лениногорск микрорайоннарында халык дружиналары булдырыла
Кичә 8 нче мәктәптә халык җыелышы булып узды. Биредә сүз 11нче ТОСС микрорайонында халык дружиналары булдыру хакында барды. Шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова үзенең чыгышында халык дружинарарын булдыру кирәклеге, аларның әһәмияте турында сөйләде. Полиция хезмәткәре Ринат Бикбулатов кыскача халык дружиналарының вазифалары, полициягә нинди ярдәм күрсәтә алачакларын әйтеп узды. бу...
-
Татарстанга 30 миллион сум акча бирелә
Россия Хөкүмәте авыл хуҗалыгы җирләрен сугару өчен Татарстанга 29 миллион 963 мең сум акча бүлеп биргән. РФ Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган боерыкнамәдә язылганча, барлык акча да гидросугару эшләре алып бару өчен тотылачак. 2014-2020 еллар өчен кабул ителгән Федераль максатчан программа кысаларында төбәкләргә барлыгы 2142,09 миллион сум акча каралган. Ул 52...
-
Лениногорскида явымсыз, җылы көн көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда,бүген - 27 апрельдә, явым-төшемсез, кояшлы көн хакимлек итәчәк. Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана, көньяк-көнчыгыштан салмак җил исә. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 3-8, көндез 18 градус җылы булачак. Казанда төнге сәгатьләрдә - 7, көндез 17 градус җылы. 28 апрельгә...
-
3 кешене үтерүче гомерлеккә утыртулары белән килешми
Узган елның июлендә Яр Чаллыда Шәүкәт Миндияров дигән түбәнкамалы егет чит фатирга кереп, өч кешене үтергән иде. Ул фатирдан сугышчан орденнар, Xbox 360 уен приставкасы, планшетлы компьютер һәм берничә мең сум акча алып чыкты. Суд аны гомерлек срокка хөкем итте. Егетнең адвокаты моның белән килешмичә Югары судка апелляция биргән. Ул...
-
Танышын үтерүдә гаепле дип табылган татарстанлы хөкем ителде
Ул гаебен танымаган Кичә Татарстан Республикасы Югары суды элек хөкем ителгән 34 яшьлек Артем Пасечникка карата хөкем карары чыгарды. Ир-ат РФ Җинаять кодексының 105нче маддәсенең 1нче өлеше ("Кеше үтерү") һәм 167нче маддәсенең 2нче өлешендә (ут төртү юлы белән явыз нияттән милекне юкка чыгару) каралган җинаятьләр кылуда гаепле дип табылды. Суд...
-
Хәерле иртә! Көнегез уңышлы булсын!