Заман сулышы

3 кешене үтерүче гомерлеккә утыртулары белән килешми

Узган елның июлендә Яр Чаллыда Шәүкәт Миндияров дигән түбәнкамалы егет чит фатирга кереп, өч кешене үтергән иде. Ул фатирдан сугышчан орденнар, Xbox 360 уен приставкасы, планшетлы компьютер һәм берничә мең сум акча алып чыкты. Суд аны гомерлек срокка хөкем итте. Егетнең адвокаты моның белән килешмичә Югары судка апелляция биргән. Ул...

Узган елның июлендә Яр Чаллыда Шәүкәт Миндияров дигән түбәнкамалы егет чит фатирга кереп, өч кешене үтергән иде.

Ул фатирдан сугышчан орденнар, Xbox 360 уен приставкасы, планшетлы компьютер һәм берничә мең сум акча алып чыкты. Суд аны гомерлек срокка хөкем итте. Егетнең адвокаты моның белән килешмичә Югары судка апелляция биргән. Ул егеткә артык каты җәза бирүләрен һәм йомшартучы шартларны исәпкә алмауларын әйтә.

http://www.almet-rt.ru

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: