Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда 3 автомобиль бәрелешүе фаҗигагә сәбәп булган

Соңгы 26 көндә республикада 16 кешенең транспорт һәлакәтендә гомере өзелгән. Кичә көндезге 5 нче 14 минутта Казань - Малмыж юлының Арча районы турысындагы 76 нчы чакрымында "Лада Ларгус" зур тизлектә каршы як юлга чыгып, "Шевроле Авео" белән "ВАЗ-2131"гә бәрелгән. "Лада Ларгус" руленда барган 1959 елгы ир юл йөрү кагыйдәләренең 9.1...

Соңгы 26 көндә республикада 16 кешенең транспорт һәлакәтендә гомере өзелгән.

Кичә көндезге 5 нче 14 минутта Казань - Малмыж юлының Арча районы турысындагы 76 нчы чакрымында "Лада Ларгус" зур тизлектә каршы як юлга чыгып, "Шевроле Авео" белән "ВАЗ-2131"гә бәрелгән. "Лада Ларгус" руленда барган 1959 елгы ир юл йөрү кагыйдәләренең 9.1 һәм 10.1 нче пунктларын бозган дип фаразлана. Нәтиҗәдә, аның пассажиры - 1996 елгы егет имгәнүләреннән шунда ук җан биргән. "Шевроле Авео" пассажиры булган хатын-кыз белән "Лада Ларгус" йөртүчесе хастаханәгә китерелгән.

Бу хакта хәбәр биргән ЮХИДИ идарәсе статистикасы буенча, апрельнең 26 көнендә республикада 16 кеше транспорт һәлакәтендә һәлак булган һәм 304е имгәнгән, җитди җәрәхәтләнгән.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев