Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшел Үзәндә, суд карарына да карамастан, мәктәпкә автобус бирмиләр

Яшел Үзән районы хакимияте, ТР Конституция суды карарына да карамастан, укырга йөртү өчен балаларны мәктәп автобусы белән тәэмин итә алмый. Ишеткән булсагыз, 22 мартта ТР Конституция суды биредә күчмә утырыш уздырган иде. Сүз Зур Өтәк (Городище) авылы балалары турында бара. Автобус булмаганлыктан балалар 4 чакрым ераклыктагы авыл мәктәбенә җәяү йөрергә...

Яшел Үзән районы хакимияте, ТР Конституция суды карарына да карамастан, укырга йөртү өчен балаларны мәктәп автобусы белән тәэмин итә алмый. Ишеткән булсагыз, 22 мартта ТР Конституция суды биредә күчмә утырыш уздырган иде.

Сүз Зур Өтәк (Городище) авылы балалары турында бара. Автобус булмаганлыктан балалар 4 чакрым ераклыктагы авыл мәктәбенә җәяү йөрергә мәҗбүр. Җирле түрәләр балаларны автобус белән йөртмәүне юл хәрәкәте куркынычсызлыгына бәйләп аңлатса, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре күчмә утырыш барышында юлның яхшы хәлдә булуын җиткерде. Алай гына да түгел, аны карап тоту өчен республика бюджетыннан ел саен акча бүлеп бирелү хакында да билгеле булды. Димәк, автобус бирелергә тиеш. Моның белән Конституция суды та килеште. Ерактагы мәктәпләргә балаларны һәр очракта да транспорт белән йөртү кирәк, юл начар булганда төзекләндерү мөһим, диелде.

Әмма хәл үзгәрмәгән - балалар җәяү йөрүен дәвам итә, дип яза "Вечерняя казань".

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев