Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Әлмәтнең программистын 19 елга колониягә җибәрүне сораганнар

Әлмәтле Дмитрий Панов үтерүдә гаепләнә. Республиканың Югары судында дәүләт гаепләве аны 19 елга ирегеннән мәхрүм итүләрен сораган. Панов 2015 елда интернетта Toyota Land Cruiser машинасын 4 миллион сумга сату турындагы белдерү күрә. Моннан соң ул шофер белән очрашырга, шоферны үтереп машинаны урларга тели. Сатучы Марий Эльдә яшәсә дә, Казанга килергә...

Әлмәтле Дмитрий Панов үтерүдә гаепләнә.

Республиканың Югары судында дәүләт гаепләве аны 19 елга ирегеннән мәхрүм итүләрен сораган. Панов 2015 елда интернетта Toyota Land Cruiser машинасын 4 миллион сумга сату турындагы белдерү күрә. Моннан соң ул шофер белән очрашырга, шоферны үтереп машинаны урларга тели. Сатучы Марий Эльдә яшәсә дә, Казанга килергә ризалык белдерә. Панов очрашуга үзе белән мылтык, ике пычак, пистолет, ике шешә эретмә, скотч, ике көрәк ала. Казанның тирә-ягын яхшылап өйрәнеп җинаять өчен уңайлы урын сайлый. Аннан соң ул сатучыга машинасының юлда ватылуын хәбәр итә. Барысы да план буенча бара. Килешү төзелгәннән соң Панов кулына мылтык ала. Моны күргән шофер урманга йөгерә һәм иптәшенә дә качарга кычкыра. Әмма Панов Мамедовка суга, ата, пычак белән яралый. Ул шушында ук үлә. Панов 112 гә шалтыратып, үзенә һөҗүм иттеләр дип хәбәр итә. Тикшерүчеләр аның ялган сүз сөйләвен беләләр.

http://www.almet-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев