Заман сулышы

19 июль 2016 яңалыклары

  • 19 июль 2016 - 16:56
    Лениногорскида юл һәлакәте булган
    Бүген 18 сәгать 03 минутта Куйбышев һәм Чайковский урамнары кисешкән урында ике машина бәрелешкән, дип хәбәр итә гадәттән тыш хәлләр идарәсе сайты. Фото министрлык архивыннан.
    0
    0
    0
  • 19 июль 2016 - 12:40
    Төркиягә юллама алган акчаны кире кайтару буенча "кайнар линия" эшли
    "Кайнар линия" 20 июльдән эшли башлый һәм 1 августка кадәр хезмәт күрсәтәчәк. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе Төркиягә билет һәм юллама алган туристларның акчасын кире кайтару буенча сорауларын хәл итү максатыннан "кайнар линия" эшләтеп җибәрә. Консультация алу өчен телефон: 8 (917)...
    471
    0
    0
  • 19 июль 2016 - 11:53
    Артистлар арасында ябыгу буенча "ярыш" бара
    Һәрвакыт игътибар үзәгендә булган сәхнә кешесе өчен эчке дөньяның гына түгел, гәүдә, йөз-кыяфәтнең дә матур булуы мөһим. Шуңа да артистлар "сәхнә матурлыкны ярата", дип еш кабатлый. Татар эстрадасында ябыгып һәм тагын да чибәрләнеп киткән артистлар байтак. Алар арасында Илнар Сәйфиев, Айгөл Рәхимова, Ризат Рамазанов һәм башкалар бар. Илнар Сәйфиев: 4...
    516
    0
    0
  • 19 июль 2016 - 10:20
    Лениногорскилыларны өстәмә ял көтә
    30 августта Татарстан Республика һәм Шәһәр көнен бәйрәм итәчәк. Шул уңайдан республика халкын өстәмә ял көтә. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының җитештерү календаре буенча, 30 август - сишәмбе эшләми торган бәйрәм көне булачак. Ә дүшәмбе, 29 августта, эш көне бер сәгатькә кыскартыла.
    613
    0
    0
  • 19 июль 2016 - 10:16
    Нефть урлаучыларга суд булды
    Әлмәт шәһәр суды магистраль нефтьүткәргечтән нефть урлаучыларны хөкем итте. Ике татарстанлыны шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итеп, 500 000 сум зыянны капларга дигән хөкем карары чыгарылды. Бу хәл 2014 елның октябрендә Әлмәт районы территориясендә була. Яр Чаллыдан 58 яшьлек һәм Актаныш районыннан 45 яшьлек ике ир законсыз рәвештә магистраль нефтьүткәргечкә тоташалар...
    569
    0
    0
  • 19 июль 2016 - 08:35
    Татарстанда бер ир-ат ресторан хезмәткәрләренә үпкәләп, шартлаткыч "куйган"
    Алабугада яшәүче сәрхүш 24 яшьлек ир-атны төнлә рестораннан чыгарып җибәрәләр. Ресторан хезмәткәрләренә ачуы килгән ир кеше алардан үч алырга уйлый: "112" хезмәтенә шалтыратып, әлеге ресторанда мина куелу турында хәбәр итә. Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре әлеге рестораннан 30 кешене чыгарып, бинаны яхшылап тикшерәләр, шартлаткыч тапмыйлар. Телефон террористын шалтыраткан номеры буенча табалар....
    463
    0
    0
  • 19 июль 2016 - 07:36
    Лениногорск районында кымыз бәйрәме булачак
    Ул Каран авылында урнашкан "Алмакай" ат утарында узачак. Бу хакта аларның социаль төркеме хәбәр итә. Кымыз бәйрәме 23 июльдә сәгать унда башлана. Анда әлеге эчемлекне ясау серләре белән дә танышырга мөмкин, шулай ук кымызны эчеп тә карарга мөмкин булачак.
    549
    0
    0
  • 19 июль 2016 - 07:16
    Дәүләт Думасы депутаты сайлау комиссиясенә документларын тапшырды
    Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров сайлауларда катнашу өчен округ сайлау комиссиясенә документларын тапшырды. Ул сайлауларда Әлмәт бер мандатлы округы буенча катнаша. - Бу бер яктан зур дәрәҗә, икенче яктан зур җаваплылык сорый. Мин Әлмәттә тудым, андагы хәл ителергә тиешле проблемалар һәм бурычлар турында ишетеп кенә белмим, аның бөтен җаваплылыгын яхшы...
    483
    0
    0
  • 19 июль 2016 - 06:22
    Лениногорскилы Габдерәүф бабайны Путин котлады (ФОТОЛАР)
    Шәһәрдә яшәүче Габдерәүф Ризванов 90 яшен тутырды, дип хәбәр итә муниципалитет сайты. Сугыш ветераны тумышы белән Яңа Иштирәк авылыннан. 1943 елда армиягә китеп, шуннан Япониягә каршы сугышта катнаша. Батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Хатыны Миңнурый апа белән өч ул тәрбияләп үстерәләр, биш онык, җиде оныкка куанып яшиләр. Ветеранны...
    505
    0
    0
  • 19 июль 2016 - 06:19
    Улы белән үзен шартлатырга теләгән Татарстан кешесен хөкем иттеләр
    Ютазы районында яшәгән 28 яшьлек Андрей Никифоров 9 ел да 5 айга кырыс режимлы колониягә озатылды. Ул үзен һәм 6 яшьлек улын шартлатырга теләгән иде. Узган елның 14 ноябрендә Урыссу бистәсендә әлеге адәм өйдә газ конфоркаларын ачып, әнисен үтермәкче була. Әмма шартлау булмый кала. Шуннан ул улы белән дачага китә,...
    441
    0
    0
Реклама