Заман сулышы

21 сентябрь 2016 яңалыклары

  • 21 сентябрь 2016 - 13:25
    Лениногорскида республиканың иң оста җир сөрүчеләре көч сынашты
    Бүген «Агрофирма "Лениногорская" базасында республикакүләм җир сөрүчеләр конкурсы старт алды. Ул ике көн буена барачак. Тантаналы өлешендә катнашучыларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов, авыл хуҗалыгы министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов сәламләде. Беренче көнне 44 катнашучы үзенең осталыгын күрсәтте. Иртәгә буласы финалда 10 кеше катнашачак.
    432
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 13:20
    Татарстанда пенсионерларның 2017 елга яшәү минимумы быелгыдан артыграк булачак
    Быел ул 7526 сум тәшкил иткән иде. 2017 елда Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы 8232 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген V чакырылыш Дәүләт Советы депутатларының 21 нче утырышында мәгълүм булды. Бу хакта Татарстанның икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте. Билгеле булганча, 2010 елдан алып, ел саен пенсионерларның яшәү минимумы...
    476
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 12:18
    Игътибар! Татарстанда булырга мөмкин
    Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Магадан өлкәсе буенча идарәсе 2012 елның 3 мартында туган Сергей Шмагинны эзли. Суд карары буенча аның әнисе белән яшәргә тиешлеге әйтелә. Ә әти кеше - 1972 елгы Василий Лысюк баласы белән билгеле сәгатьләрдә һәм әнисе яшәгән урында гына очрашырга тиеш була. Әмма, тикшерү мәгълүматларында әйтелгәнчә,...
    460
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 11:18
    Ягулык урлаганда, ахыры турында уйламаган
    Предприятие-оешмада машина йөртүчеләр тарафыннан әледән-әле урлау очраклары булып тора. Июнь аенда "Татнефть-Охрана" шәхси сак предприятиесе Бөгелмә районы эчке эшләр бүлегенең икътисад куркынычсызлыгы бүлекчәсенең хезмәткәрләре белән берлектә, машинадан ягулык агызган очракка тап булалар. Шоферлар ягулык салынган "КамАЗ" машинасыннан, пластмасс зур ешлыкны Газельгә куеп, шуннан ягулык агыза торган булганнар. Оператив хезмәткәрләр килгәнче,...
    494
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 10:28
    Лениногорскида узган исәпкә алу барышында ничә объект теркәлгән
    Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу барышында районда - 2 инструкторлык һәм 22 санау, шәһәрдә 2 инструкторлык, 4 санау участоклары эшләде. Исәпкә алынган бланклар Татарстанстат үзәгенә тапшырылды, нәтиҗәләр республика буенча автомат рәвештә исәпләнәчәк. Районда әлеге вакыйга тыныч һәм уңайлы гына узды. Исәпкә алучылар тарафыннан авыл җирлекләрендәге 10 мең 185 шәхси хуҗалык...
    480
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 10:14
    Астрономия фәне мәктәпкә әйләнеп кайта
    РФ мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева мәктәп программасына астрономия дәресләрен кире кайтаруның мөһимлеген җиткерде. "Уйлавымча, бу мөһим. Хәтерләсәгез, безнең бер сәгать бар иде. Аны кире кайтарырга кирәк", - дигән Ольга Васильева. Астрономия фәненең мәктәп програмамсына тәгаен әйләнеп кайтачагын җиткерсә дә, предметның ни рәвешле кире кертелә башлаячагына ачыклык кертмәде. Исегезгә...
    479
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 08:32
    Лениногорск Никахлашу сараенда өлкәннәр чыгыш ясады
    Шәһәребезнең Никахлашу сараенда "Минем еллар - минем байлыгым " дип исемләнгән республика конкурс-фестиваленең зона туры үтте. Анда безнең район исеменнән Галимов Габдрахман Зөфәр улы "Уфа каласы" дип исемләнгән композиция белән чыгыш ясады. Әлеге чара Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелә.
    706
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 08:16
    19 яшьлек хатын-кызны 15 яшьлек үсмердән бала тапкан өчен төрмә көтә
    Бөгелмәдә яшәүче 19 яшьлек К. белән 15 яшьлек Я. 2015 елның маеннан 2016 елның июленә кадәр очрашып йөриләр. Әлеге очрашуларның нәтиҗәсе булып, 13 июльдә Кристина кыз бала таба. Ә әти кешегә бу вакытта нибары 15 яшь кенә булу хокук сакчыларын җәлеп итә дә инде. 16 яше тулмаган зат белән җенси...
    434
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 07:27
    Лениногорскида җиңел атлетика буенча шәһәр беренчелеге узды(фотолар)
    «Яшьлек» стадионында җиңел атлетика буенча шәһәр беренчелеге булып узды. Ярышта төрле оешма-предприятиелардан барлыгы ун команда катнашты. Эстафета нәтиҗәләре буенча беренче урында- "Лениногорснефть" командасы, икенчесендә - "Спецстройсервис" командасы , өченче урында- Лениногорск җылылык челтәре командасы. Шәхси команда беренчелеге арасында шулай ук беренче урын- "Лениногорснефть" командасында, икенче урын- "Спецстройсервис"та, өченче урын- "Лениногорскгаз"...
    503
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 07:17
    Лениногорскида атна азагына 20 градуска кадәр җылыта
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының яхшырачагын җиткерә. Синоптиклар фаразына ышансаң, алда торган ялларда - 24 һәм 25 сентябрьдә республикадан яңгырлы көннәр чигенергә тиеш. Ә аңа кадәрге өч тәүлектә Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак - төнге томан, вакытлы яңгырлар, көчәючән җил, хәтта яшен булу ихтималы да кире...
    0
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 06:33
    Ленининогорскилылар өчен яңа конкурс старт ала
    1 ноябрьдән ленининогоскилылар өчен «Твой шанс» конкурсы старт ала. Анда мөмкинлекләре чиклеләр катнаша ала. Конкурска: шигырь, җыр, үзең язган көй, кул эшләре, кино-фотосъемка һәм башкалар кабул ителә. Тапшырылган эш мөстәкыйль башкарылган, дөрес һәм матур итеп рәсмиләштерелгән булырга тиеш. Жюри сайлап алган эшләр музейда күргәзмәгә куела. 2 декабрьдә күргәзмә ачыла, концерт...
    0
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 06:08
    Лениногорск басуларында эш туктамый
    Соңгы арада ешаеп киткән яңгырлар кыр-басулардагы эшне тоткарлый, хуҗалыкларда эш тәмамланмаган әле. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, хәзерге вакытта 1 мең 68 гектардан 34 мең тоннадан артык шикәр чөгендере алынган. Уңыш гектарыннан 320 центнер тәшкил итә. Моннан тыш бәрәңге алу эше дә башланды, ул әлегә 420 тонна җыелган, аның...
    570
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 05:37
    21 сентябрьгә йолдызлар фаразы
    Овен: Овны в этот день получат неожиданную помощь от кого-то из дальних родственников или старых знакомых. Не стоит ждать того, что все ваши просьбы и желания немедленно исполнятся, но ваши друзья обязательно поддержат вас, если вы окажетесь в по-настоящему трудной ситуации. Общение с партнером и участие в делах семьи доставит...
    474
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 05:30
    Зәй-Каратайда бәләкәй Тимурга ярдәм йөзеннән концерт оештыралар, килми калмагыз
    25 сентябрь көнне көндезге сәгать 11 дә Зэй Каратай авылы мәдәният йортында Динекаев Тимурга ярдәм йөзеннән Хәйрия концерты оештырыла. Кечкенә сабыйга ярдәм йөзеннән барыгызны да концертта көтеп калабыз. Сезнең өчен сәхнәдә: авыл мәдәният йорты коллективлары, Ильмира һәм Ильдар Массаровлар(Казан), Регина һәм Раиль Гыйззәтуллиннар (Лениногорск), Ильнур Алишев (Әлмәт) һәм концертны оештыручылар...
    634
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 05:13
    Лениногорскида бүген нинди һава торышы көтелә
    Бүген - 21 сентябрьдә, төнлә томан, көндез көчле яңгыр явуы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитеп көчәячәк. 22 сентябрьдә республикада, аның башкаласында да көчле яңгырлар кабатлана, тәүлек әйләнәсендә яшенле яңгыр һәм тагын да көчлерәк җил чыгу ихтималы саклана, дип фараз кыла синоптиклар. http://intertat.ru/tt
    963
    0
    0
Реклама