Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Ягулык урлаганда, ахыры турында уйламаган

Предприятие-оешмада машина йөртүчеләр тарафыннан әледән-әле урлау очраклары булып тора. Июнь аенда "Татнефть-Охрана" шәхси сак предприятиесе Бөгелмә районы эчке эшләр бүлегенең икътисад куркынычсызлыгы бүлекчәсенең хезмәткәрләре белән берлектә, машинадан ягулык агызган очракка тап булалар. Шоферлар ягулык салынган "КамАЗ" машинасыннан, пластмасс зур ешлыкны Газельгә куеп, шуннан ягулык агыза торган булганнар. Оператив хезмәткәрләр килгәнче,...

Предприятие-оешмада машина йөртүчеләр тарафыннан әледән-әле урлау очраклары булып тора. Июнь аенда "Татнефть-Охрана" шәхси сак предприятиесе Бөгелмә районы эчке эшләр бүлегенең икътисад куркынычсызлыгы бүлекчәсенең хезмәткәрләре белән берлектә, машинадан ягулык агызган очракка тап булалар.

Шоферлар ягулык салынган "КамАЗ" машинасыннан, пластмасс зур ешлыкны Газельгә куеп, шуннан ягулык агыза торган булганнар. Оператив хезмәткәрләр килгәнче, алар 126 литрны үзләштереп өлгерә.

Соңыннан ачыкланганча, ягулык салынган машинаның йөртүчесе "Татспецтранспорт" "Лениногорск УТТ" җәмгыяте хезмәткәре булып чыга. Аның Оренбург өлкәсеннән кайтышы була, урланган ягулыкны сату нияте барып чыкмый. Шоферны эшеннән алалар, шулай итеп ул репутациясен дә харап итә.

Елена Филатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X