Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскида узган исәпкә алу барышында ничә объект теркәлгән

Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу барышында районда - 2 инструкторлык һәм 22 санау, шәһәрдә 2 инструкторлык, 4 санау участоклары эшләде. Исәпкә алынган бланклар Татарстанстат үзәгенә тапшырылды, нәтиҗәләр республика буенча автомат рәвештә исәпләнәчәк. Районда әлеге вакыйга тыныч һәм уңайлы гына узды. Исәпкә алучылар тарафыннан авыл җирлекләрендәге 10 мең 185 шәхси хуҗалык...

Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу барышында районда - 2 инструкторлык һәм 22 санау, шәһәрдә 2 инструкторлык, 4 санау участоклары эшләде.

Исәпкә алынган бланклар Татарстанстат үзәгенә тапшырылды, нәтиҗәләр республика буенча автомат рәвештә исәпләнәчәк. Районда әлеге вакыйга тыныч һәм уңайлы гына узды. Исәпкә алучылар тарафыннан авыл җирлекләрендәге 10 мең 185 шәхси хуҗалык объектлары, шәһәрдә шәхси секторда 1 мең 111 объект исәпкә алынды. Шулай ук 108 бакча берләшмәсе, 662 бакча участоклары теркәлде. Билгеле булганча, шәһәрдә объектлар сайлап алу рәвешендә генә саналды.

Шулай ук урта һәм вак төрдәге 22 авыл хуҗалыгы предприятиесе исәпкә алынды, фермер хуҗалыгы һәм шәхси авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә теркәлде, андыйлар 75 объектны тәшкил итте.

Исәпкә алу кампаниясе барышында халык безнең хәлебезне аңлап кабул итте. Бу эштә беркем дә читтә калмады: авыл хуҗалыгы идарәсе, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре һәм бухгалтерлары, фермерлык хуҗалыклары да сабырлык күрсәтеп, булышты. Әзерлек чорында һәм үткәргәндә район администрациясенең ярдәмен тойдык. "Заман сулышы" газеты исә даими рәвештә мәгълүмати язма урнаштырып барды.

Лилия Хисмәтуллина, Дәүләт статистикасының Лениногорск бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев