Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда пенсионерларның 2017 елга яшәү минимумы быелгыдан артыграк булачак

Быел ул 7526 сум тәшкил иткән иде. 2017 елда Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы 8232 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген V чакырылыш Дәүләт Советы депутатларының 21 нче утырышында мәгълүм булды. Бу хакта Татарстанның икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте. Билгеле булганча, 2010 елдан алып, ел саен пенсионерларның яшәү минимумы...

Быел ул 7526 сум тәшкил иткән иде.

2017 елда Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы 8232 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген V чакырылыш Дәүләт Советы депутатларының 21 нче утырышында мәгълүм булды.

Бу хакта Татарстанның икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте. Билгеле булганча, 2010 елдан алып, ел саен пенсионерларның яшәү минимумы тәгаенләнә. Министр урынбасары тәкъдим иткән закон проекты федераль социаль өстәмә түләү күләмен билгеләү өчен гамәлгә ашырыла.

Быел пенсионерларның яшәү минимумы 7526 сум тәшкил иткән иде. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге мәгълүматлары буенча, республикада 75,1 кеше (6,7 процент) пенсиясенә социаль өстәмә ала. Уртача федераль өстәмә, 1 августка булган мәгълүматлар буенча, 1386 сум тәшкил итә. Татарстандагы уртача пенсия күләме исә 11959,9 сум тәшкил итә.

Лилия Локманова

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев