Заман сулышы

17 декабрь 2016 яңалыклары

  • 17 декабрь 2016 - 18:02
    Лениногорскилылар өчен файдалы мәгълүмат
    Иминият таныклыгы нәрсә өчен кирәк? Бала өчен иминият таныклыгын (СНИЛС) кайдан алырга? Ул нәрсә өчен кирәк? Казан шәһәренең Яңа Савин районы Пенсия фондының социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Эльмира Шәрәфиева: - Дәүләт Пенсия фонды кешене туганнан башлап картлык көненә кадәр озатып бара. Иминият таныклыгын алу, ана капиталын рәсмиләштерү, ки­ләчәк пенсиянең иминият...
    397
    0
    0
  • 17 декабрь 2016 - 17:27
    Исламда фотога төшү хупланамы? (СОРАУ-ҖАВАП)
    Замана шаукымыдырмы, соңгы елларда фотога төшү ешаеп китте. Кесә телефоннары ярдәмендә генә дә әллә нинди рәвешләргә кереп, тормышның һәр мизгелен мәңгеләштерә башладык... Ислам дине тарафдарлары авызыннан хәләл түгел фотолар дигән төшенчә ишеткән бар. Сәясәт лидерлары, каһарман һәм эстрада йолдызларына соклану йөзеннән төшерелгән фотоларны әнә шулар рәтенә кертәләр дә инде. Үзенә...
    465
    0
    0
  • 17 декабрь 2016 - 17:23
    Конкурсыбызга Лениногорскида яшәүче Илшат Миннебаев кушылды
    Илшат 11нче гимназиянең 4А сыйныфында укый. Ул үз кулы белән ак кәгазьдән Кар бабай ясады. Моны аларга укытучылары өйрәткән. Яңа елга әзерләнүнең иң кызган чагы, сездән дә фотолар көтеп калабыз. Тик фото буш булмасын иде, Яңа ел уенчыгын ясаучыны да күрәсе килә бит.
    423
    0
    0
  • 17 декабрь 2016 - 15:55
    Имбир белән сарымсактан бик күп авырудан дәвалый торган дару ясау ЫСУЛЫ
    Әлеге даруны Германиядә уйлап тапканнар. Эчемлек сарымсак, имбир, лимон һәм судан әзерләнә. Ул кан тамырларының томалануын дәвалый, кандагы холестерин күләмен киметә, салкын тигәннән булыша, иммунитетны ныгыта, бавырга организмны чистартырга ярдәм итә. Шулай ук арыганлыкны бетерә, инфекцияләрне юк итә. Сәламәтлек эликсирын ясау өчен дүрт баш сарымсак, дүрт лимон, кечкенә генә имбир...
    412
    0
    0
  • 17 декабрь 2016 - 15:01
    Лениногорскиның Никахлашу сараенда бал уздырдылар (фотолар)
    Узган атнада шәһәребезнең Никахлашу сараенда Яңа ел алды кичәсе үткәрелде. Балны оештыручы Лениногорскнефть идарәсе профсоюз комитеты. Җитәкчеләр исеменнән, якынлашып килүче Яңа 2017 ел белән килгән кунакларны ПАО "Татнефть" профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин котлады. "Лениногорск нефть" идарәсе начальнигы урынбасары Рәис Галиуллин үзенең котлау сүзләрен яшьләргә юллап, аларга нык сәламәтлек, эшләрендә...
    342
    0
    0
  • 17 декабрь 2016 - 13:20
    Эльвира Нәбиуллина: «Татфондбанкка акча салучылар яңа елга кадәр акчаларын алачак»
    Матбугат конференциясе барышында Россия Үзәк банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина Татарстанда банк системасындагы вазгыятьне шәрехләде. «Татфондбанкта вакытлы администрация булдырылуын, кредиторларның акчаларын кайтаруга мораторий кертелүен әйтә алам. Ә бу исә гражданнар яңа елга кадәр иминиятләштерелгән сумма кысаларында акчаларын алачак, дигән сүз», - дип билгеләп үтте Эльвира Нәбиуллина. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк,...
    378
    0
    0
  • 17 декабрь 2016 - 13:10
    Шәһәребезнең Мәдәният сараенда "Лениногорск йолдызы" була
    Иртәгә, 18 декабрьдә, Мәдәният сараенда "Лениногорск йолдызы" конкурсының II туры узачак. Башлана 14.00 сәгатьтә. Билетлар кассада.
    419
    0
    0
  • 17 декабрь 2016 - 11:16
    Лениногорскилылар, Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне торак пунктлардан ерак чыгып китмәскә өнди
    Татарстан Дәүләт юл инспекциясе һава шартлары бозылу сәбәпле, машина йөртүчеләргә торак пунктлардан ерак чыгып китмәскә киңәш итә. Хәзерге вакытта республикада урыны белән буран, секундына 16 метр тизлектә җил исүе күзәтелә. Автоинспекция юл кагыйдәләрен үтәргә, юлларда сак булырга өнди. http://tatar-inform.tatar/
    331
    0
    0
  • 17 декабрь 2016 - 10:54
    Түбән Чыршылыда Мәүлед бәйрәме үтте (фотолар)
    15 декабрь көнне авылыбызның апа- әбиләре һич тәсалкын диеп тормадылар, матур киенеп, күчтәнәчләр тотып Мәдәният йортына килделәр. Авылдашлар сөйләштеләр, хәл-әхвәл белештеләр. Иллеләп кеше җыелган мул табын артында бәйрәм иттеләр. "Мөслимәләр" оешмасы җитәкчесе Хамидә апабыз вәгазь сөйләде,т Коръән аятләре укыды, салават әйтүнең фазыйләтләрен ,тәртибен аңлатты. Мөслимәләребез башкаруында "Әминә ханым-Мөхәммәд апасы" мөнәҗәте...
    382
    0
    0
  • 17 декабрь 2016 - 09:37
    Бәйгедә юлтимерлеләр активлашты: тагы бер катнашучы кушылды
    Юлтимердән Ләйсән Хәертдинова үз эшләрен бәйгегә төшереп җибәргән:
    378
    0
    0
  • 17 декабрь 2016 - 06:45
    Лениногорскиның 11нче гимназиясендә шигырь бәйгесе үткәрделәр (фотолар)
    15 декабрь көнне 11 нче гимназиядә татар язучысы, шагыйрь, үренекле җәмәгать эшлеклесе,Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевның 70 яшьлек юбилеена багышланган шигырь бәйгесе булып узды. Жюрида шәһәребезнең "Чишмә "иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәсим хәзрәт Хабибулла иде. Ул шигырь сөйләгән балаларга узенең китапларын бүләк итте. Барлык балалар да бәйгегә бик тырышып әзерләнгәннәр. Разил...
    366
    0
    0
  • 17 декабрь 2016 - 05:49
    Бәйгебезгә авыллар кушыла башлады
    "Яңа ел бизәкләре" бәйгесенә Юлтимер авылыннан Алсу Гайнетдинова үзе ясаган Яңа ел сәгатен фотога төшереп җибәргән: Сездән дә үзенчәлекле фотолар көтәбез! Тик уенчыклар янында аларны ясаучыларны да күрәсе килә. Аларны "Заман сулышы"ның ВКонтактедагы страничкасына, яисә zaman5@yandex.ru электрон адресына юллагыз («Конкурска» дигән тамга белән). Фотолар 15 декабрьдән 27 кадәр кабул ителә.
    362
    0
    0
Реклама