Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Түбән Чыршылыда Мәүлед бәйрәме үтте (фотолар)

15 декабрь көнне авылыбызның апа- әбиләре һич тәсалкын диеп тормадылар, матур киенеп, күчтәнәчләр тотып Мәдәният йортына килделәр. Авылдашлар сөйләштеләр, хәл-әхвәл белештеләр. Иллеләп кеше җыелган мул табын артында бәйрәм иттеләр. "Мөслимәләр" оешмасы җитәкчесе Хамидә апабыз вәгазь сөйләде,т Коръән аятләре укыды, салават әйтүнең фазыйләтләрен ,тәртибен аңлатты. Мөслимәләребез башкаруында "Әминә ханым-Мөхәммәд апасы" мөнәҗәте...

15 декабрь көнне авылыбызның апа- әбиләре һич тәсалкын диеп тормадылар, матур киенеп, күчтәнәчләр тотып Мәдәният йортына килделәр.

Авылдашлар сөйләштеләр, хәл-әхвәл белештеләр. Иллеләп кеше җыелган мул табын артында бәйрәм иттеләр.

"Мөслимәләр" оешмасы җитәкчесе Хамидә апабыз вәгазь сөйләде,т Коръән аятләре укыды, салават әйтүнең фазыйләтләрен ,тәртибен аңлатты. Мөслимәләребез башкаруында "Әминә ханым-Мөхәммәд апасы" мөнәҗәте күңелләрне йомшартты. Ак яулыклы Кәфия. Фәния, Гөлия, Резидә, Хэдичә, Мөгаззәмә, Кәримә ханымнар әйткән мөнәҗәтләр дә рухи азык булып күңелләрне баетты. Хөрмәтле Таһирә, Хәмидә, Мәдинә, Суфия, Нурия, Зәмзәмия, Зәйтүнә апаларыбызның Пәйгамбәрәбезне (с.г.в.)мактап эйткэн шигырьләре тирән эчтәлекле иде.

Тәмле бәлешләр ашап,чәйләр эчкәч дога кылдык.

Барлык кунаклар исеменнән Розалия ханым:

- Елаттыгыз да шатландырдыгыз да .Зур рәхмәт. Мондый бәйрәмнәр рухи сокланулар барыбызга да кирәк , - диде.

Безгә ярдәмләшкәннәре ,планнарыбызны тормышка ашыруда теләктәшлек күрсәткәннәре өчен Мәдәният йорты хезмәткәрләре Талига, Раилә, Рәисә, Рәмзия ханымнарга, кичәне оештыручы ,сценарий авторы Роза апабызга олуг рәхмэтебезне белдерәбез.

Түбән Чыршылы авылы.

Резидә Фәйрушина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев