Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Никахлашу сараенда бал уздырдылар (фотолар)

Узган атнада шәһәребезнең Никахлашу сараенда Яңа ел алды кичәсе үткәрелде. Балны оештыручы Лениногорскнефть идарәсе профсоюз комитеты. Җитәкчеләр исеменнән, якынлашып килүче Яңа 2017 ел белән килгән кунакларны ПАО "Татнефть" профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин котлады. "Лениногорск нефть" идарәсе начальнигы урынбасары Рәис Галиуллин үзенең котлау сүзләрен яшьләргә юллап, аларга нык сәламәтлек, эшләрендә...

Узган атнада шәһәребезнең Никахлашу сараенда Яңа ел алды кичәсе үткәрелде. Балны оештыручы Лениногорскнефть идарәсе профсоюз комитеты.

Җитәкчеләр исеменнән, якынлашып килүче Яңа 2017 ел белән килгән кунакларны ПАО "Татнефть" профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин котлады. "Лениногорск нефть" идарәсе начальнигы урынбасары Рәис Галиуллин үзенең котлау сүзләрен яшьләргә юллап, аларга нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләде.

ЗАГС бүлеге начальнигы Елена Миннигалямова Елена килгән кунакларны җылы каршы алды, яшь парларга гаилә юбилейларын билгеләп үтер өчен исемле чакыру хатлары тапшырды.

- Элек-электән яшьләр төрле кичәләрдә үзләренең ярларын очратканнар, шуңа күрә дә кичәнең төп максаты ике йөрәкнең бер-берсен очратуы, - диде Елена Миннигалямова, бу кичәнең яңа матур гадәткә әверелүенә ышаныч белдереп.

Кич буе матур шигырьләр, романслар яңгырады, барлык парлар да вальс әйләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев