Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар өчен файдалы мәгълүмат

Иминият таныклыгы нәрсә өчен кирәк? Бала өчен иминият таныклыгын (СНИЛС) кайдан алырга? Ул нәрсә өчен кирәк? Казан шәһәренең Яңа Савин районы Пенсия фондының социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Эльмира Шәрәфиева: - Дәүләт Пенсия фонды кешене туганнан башлап картлык көненә кадәр озатып бара. Иминият таныклыгын алу, ана капиталын рәсмиләштерү, ки­ләчәк пенсиянең иминият...

Иминият таныклыгы нәрсә өчен кирәк?

Бала өчен иминият таныклыгын (СНИЛС) кайдан алырга? Ул нәрсә өчен кирәк?

Казан шәһәренең Яңа Савин районы Пенсия фондының социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Эльмира Шәрәфиева:
- Дәүләт Пенсия фонды кешене туганнан башлап картлык көненә кадәр озатып бара. Иминият таныклыгын алу, ана капиталын рәсмиләштерү, ки­ләчәк пенсиянең иминият һәм тупланма өлешләренә күчерелгән акчаларны хисаплап бару, пенсия билгеләү, вафат булгач, күмү өчен акча бирү - болар барысы да Пенсия фонды тарафыннан башкарыла.
Иминият таныклыгында ­шәхси номер күрсәтелгән. Нәкъ шул номер буенча аның иясе Пенсия фонды системасында теркәлгән була. Кешенең эшкә урнашуыннан башлап эш урыныннан ай саен киләчәк пенсиягә иминият түләве күчерелү, киләчәктә пенсиягә чыгар өчен стаж һәм хезмәт хакы турында мәгълүмат та шунда чагыла. Иминият таныклыгы инвалидларга, шулай ук инвалид балаларга Федераль регистрда теркәлеп түләүсез дарулар, шифаханәгә юлламалар алу өчен кирәк. Шулай ук иминият таныклыгы мәҗбүри ­пенсия иминиятләштерү системасында теркәлү өчен дә кирәк.
Яңа туган балаларга иминият таныклыгын алу өчен ата-­аналар яшәү урыны буенча Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Иминият таныклыгын кеше беренче тапкыр эшкә урнашканда да ясатырга мөмкин.
Балаларга иминият танык­лыгы бирү аларның түбәндәге хокукларын тәэмин итү өчен кирәк:
- бала туган көннән алып, медицина хезмәте күрсәтү hәм социаль ташламалар алу;
- дәүләт тарафыннан каралган социаль ярдәмнәрне алу;
- мәҗбүри пенсия иминиятләштерү системасында иминиятләштерелгән зат вафат булган очракта, аның пенсия тупланмаларын мирас итеп алу.
Иминият таныклыгы шулай ук интернет аша дәүләт хезмәтеннән файдалану өчен кирәк. Дәүләт һәм муниципаль сайт www.gosuslugi.ru аша паспорт алу өчен документлар җибәрү, сырхауханәгә табибка язылу, балалар бакчасына чиратка басу һәм башка мөмкинлекләр дә бирә. Пенсия фондының es.pfrf.ru электрон порталында төрле гаризалар теркәргә мөмкин.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев