Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 11нче гимназиясендә шигырь бәйгесе үткәрделәр (фотолар)

15 декабрь көнне 11 нче гимназиядә татар язучысы, шагыйрь, үренекле җәмәгать эшлеклесе,Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевның 70 яшьлек юбилеена багышланган шигырь бәйгесе булып узды. Жюрида шәһәребезнең "Чишмә "иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәсим хәзрәт Хабибулла иде. Ул шигырь сөйләгән балаларга узенең китапларын бүләк итте. Барлык балалар да бәйгегә бик тырышып әзерләнгәннәр. Разил...

15 декабрь көнне 11 нче гимназиядә татар язучысы, шагыйрь, үренекле җәмәгать эшлеклесе,Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевның 70 яшьлек юбилеена багышланган шигырь бәйгесе булып узды.


Жюрида шәһәребезнең "Чишмә "иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәсим хәзрәт Хабибулла иде. Ул шигырь сөйләгән балаларга узенең китапларын бүләк итте. Барлык балалар да бәйгегә бик тырышып әзерләнгәннәр. Разил абыйларының шигырьләре дә бит ничек җиңел ятлана! Хәтта рус телле балаларга да җиңел аңлашыла.Тыңлаучы укучыларга да ошады.

Бәйгедә 25 укучы катнашты. Нәтиҗәләре буенча 1 нче урында Зәмирә Мөхетдинова, Камил Замалиев, Әдилә Гиматдинова.


2 урынны Әдилә Гайсина, Алия Камалетдинова, Гүзәл Минаҗева, Илшат Миңнебаев, Алинә Мостафина алды.


3 урынга Азат Шәрифуллин, Ралиф Зиганшин лаек булды.

Киләчәктә дә шулай шигырь сөючеләр булып үсәргә булсын.

Зөмәрә Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X