Заман сулышы

1 февраль 2017 яңалыклары

  • 1 февраль 2017 - 13:42
    Лениногорскилылар, һава торышы бозыла
    атарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада һава торышының сизелерлек бозылу ихтималы хакында кисәтә. Һава торышы 2 февральгә каршы төндә бозылачак, ди синоптиклар. Инде бүген кичкә үк буран чыгачак, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк. Буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымга кадәр кими. Моннан тыш атна азагына...
    338
    0
    0
  • 1 февраль 2017 - 13:31
    Лениногорскида өч ай хезмәт хакы түләмәгәннәр
    Шәһәр прокуратурасы төзелеш фирмасында эшләгән ике лениногорскилының хезмәт хокукларын яклап чыккан. Ачыкланганча, ике эшченең хезмәт хаклары узган елның октябрь-декабрь айлары өчен түләнмәгән, оешманың эшчеләргә бурычы 27 меңнән артып киткән. Дәгъвачыларның хезмәт хокукларын яклау максаты белән шәһәр прокуратурасы оешмадан хезмәт хакын түләтү таләбе белән судка мөрәҗәгать иткән. Шулай ук прокуратура оешма...
    440
    0
    0
  • 1 февраль 2017 - 12:44
    Илфак Шиһапов: Илсөя Бәдретдинованың минем җырларны җырларга хакы юк!
    Илфак Шиһаповның Илсөя Бәдретдинова тарафыннан башкарылган җырлары башка артистларга таратыла башлады. Декабрь аенда җырчы яңа концерт программасын әзерләве, әлеге программада Илфак Шиһаповның бер генә җыры да кулланылмаячагы хакында белдерү ясаган иде. Соңрак, Шиһапов әлеге җырларны социаль челтәрдән алып атачак икән дигән имеш-мимешләр таралды. "Минем җырларны җырламау - Илсөя карары" Халык:...
    374
    0
    0
  • 1 февраль 2017 - 12:18
    Татарстанда җылыту казаны шартлау нәтиҗәсендә 15 яшьлек үсмер үлгән
    Татарстанда җылыту казаны шартлау нәтиҗәсендә 15 яшьлек үсмер үлгән. Вакыйга болай була. Яңа Чишмә районының бер авылында кичке алтылар тулып килгәндә бер йортта җылыту казаны шартлый. Янгын сүндерүчеләрне 54 яшьлек хуҗабикә каршы ала. Ул улының 15 яшьлек күрше егете белән җылыту казаны урнаштырылган утын мичен кабызмакчы булуын сөйләп бирә. Тәүлектән...
    319
    0
    0
  • 1 февраль 2017 - 11:55
    Лениногорскилылар, машинагызны тиешсез урында калдырмагыз
    Теләсә-кайда калдырылган машиналар башка техникага подъезд янына якын килергә комачаулык тудыра, ул үз чиратында янгын-фәлән килеп чыкса, бик аяныч тәмамланырга мөмкин. Шәһәр һәм районның янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре ишегалларында махсус техника өчен комачаулык тудырмагыз дип мөрәҗәгать итә. Машиналарның тиешсез урында торуы аркасында, еш кына янгын урынына барып җитү вакыты озыная,...
    374
    0
    0
  • 1 февраль 2017 - 11:27
    Бәйгедә тагын бер катнашучы: Зәй-Каратайдан Зөлфия әтисе белән
    Зөлфия әтисе Илдар белән урманда ял итәргә ярата икән. Сездән дә фотолар көтеп калабыз. ВКонтактеда "Заман сулышы"ның страничкасына йә zaman5@yandex.ru адресына җибәрегез.
    366
    0
    0
  • 1 февраль 2017 - 10:58
    Лениногорскида һәм районда "Кар автомобиле" операциясе бара
    Татарстан территориясендә, шул исәптән безнең муниципаль районда "Кар автомобиле" операциясе 28 февральгә кадәр дәвам итә, дип хәбәр итә Гостехнадзорның Лениногорск бүлеге. Әлеге чара барышында Гостехнадзор, ДАИ һәм Гадәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар уздырыла. Тикшерү вакытында машинаның техник күзәтүе, аны теркәү кагыйдәләренең үтәлешенә, йөртүченең таныклыгы тиешле категориягә туры...
    349
    0
    0
  • 1 февраль 2017 - 08:53
    Товарны чексыз кире алалармы?
    Өч көн элек күлмәк сатып алган идем, тик аның чегы сакланмаган. Товарны чексыз гына, 14 көн эчендә, кибеткә кире кайтарып буламы икән? Надежда. Әлеге сорауга Дәүләт алкоголь инспекциясенең райондагы белгеч-эксперты Лилия Мортазина җавап бирә: -Россия Федерациясенең "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы законы товарны ике атна эчендә кайтарып бирү хокукы бирә. Сезнең...
    341
    0
    0
  • 1 февраль 2017 - 08:20
    Вәсилә Фәттахованың Сания апасы: «Соңгы кайтуында ул никтер берүзе генә иде»
    Сания Гыймранова: - Соңгы тапкыр Белорецкига кайтканда, Вәсилә никтер берүзе генә кайтты. Моңарчы гел Кәрим белән кайтты, каенанасын да ияртә иде. Ике көн миндә булып, барлык туганнарын күреп, хәлләрен белде. Хәзер генә аның шул рәвешле безнең белән хушлашыр­га кайтканын аңлыйм. Соңгы тапкыр 29 декабрь көнне телефон аша сөйләштек. «Сания апа,...
    398
    0
    0
  • 1 февраль 2017 - 07:32
    Лениногорскида «Эшмәкәрлек фабрикасы” проектын презентацияләделәр (фотолар)
    28 гыйнварда Лениногорскиның политехник колледжы базасында әлеге проектны презентацияләү чарасы үтте. Анда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары В.В Друк, «Әлмәт сәүдә-промышленность палатасы" союзы президенты Р. А. Латыйпов, вице-президент А.Б. Тухбатуллина, мәшгульлек үзәге директоры Л.Ч. Шаһиева, районда уңышлы эшләп килүче эшмәкәрләр катнашты. Эшмәкәрле фабрикасының төп миссиясе эшмәкәрлекне популярлаштырудан гыйбарәт. Аның төп максатлары:...
    345
    0
    0
  • 1 февраль 2017 - 06:52
    Лениногорскилылар, кулланучы хокуклары бозыла дип уйласагыз...
    Дәүләр алкоголь инспекциясенең Әлмәт органы киңәш итә: 1. Сезгә вакыты чыккан товар саттылар. Бу очракта кибет директорына акчаны кайтару турында язмача мөрәҗәгать бирү кирәк. Тик түләү турындагы чегыгызны беркетергә онытмагыз. Әгәр директор карар кабул итмәсә, Роспотребнадзор яисә дәүләт алкоголь инспекциясен мөрәҗәгать итегез. 2. Чектагы бәя белән витринада күрсәтелмәгәне туры килмәсә,...
    428
    0
    0
  • 1 февраль 2017 - 06:33
    "Без әти белән бергә" бәйгесенә Түбән Камадан кушылдылар
    - Ясминә әтисе Илназ белән туп уйнап усә, -дип язып җибәргән әниләре. Ясминәгә 1 яшьтә 9 ай.
    340
    0
    0
  • 1 февраль 2017 - 06:14
    Лениногорскилыларга 1 февральгә йолдызнамә
    Овен. Путешествие или поездка за город оправдают ваши ожидания, откроют новые горизонты и принесут хорошие знакомства, но вот в любви не повезет. Вы можете извлечь много полезного из общения с друзьями и новыми знакомыми, если сумеете поставить себя на их место, вникнете в их проблемы. Телец. В семейной жизни особых...
    352
    0
    0
  • 1 февраль 2017 - 05:43
    Бәйгебездә яңа катнашучы: Әдилә әтисе белән
    Әдилә әтисе белән җәй көне балыкка йөрергә ярата: Әдилә белән Диләрә әтиләре Илшатның ятарткан кызлары:
    378
    0
    0
Реклама