18 апрель 2017 яңалыклары
-
Бәйгебездә катнашучы яңа пар: Илдар һәм Юлия
Илдар һәм Юлия Шәмгуновлар Лениногорскидан. Бергә тормыш корып җибәрүләренә көзгә 5 ел була. Кыз үстерәләр. Бәйгебезгә сез дә кушылыгз! Үзенчәлекле фотоларыгызны zaman5@yandex.ru электрон адресына, яисә ВКрнтактедагы "Заман сулышы" страничкасында көтеп калабыз!
-
Лениногорскилы Раил Гыйззәтуллин Рәшит Ваһапов фестивале дипломанты
Шәһәрдәшебез Раил Гыйззәтуллин Рәшит Ваһапов исемендәге XIII татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсында катнашып, дипломант булды. Анда катнашырга Татарстаннан һәм Башкортстаннан 122 кеше теләк белдергән һәм ул берничә турдан торган. Раильнең беренче турга җибәргән "Шөгер көе", "Сагынма да, ялынма да" җырлардан торган видеотасмасы жюри эгъзаларының күңеленә хуш килгән һәм ул...
-
Лениногорскилылар, белеп торыгыз: кагылмаска, ачмаска, күчермәскә
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта, аптырап калмау бик мөһим. Шул уңайдан, без төрле дәреслек һәм белешмәлекләрдән файдаланып, махсус алгоритм эшкәрттек. Гадәттә, алгоритмнар тиз истә кала, мәктәп һәм төрле уку йортларында белем алучылар өчен дә файдалы булыр, дип уйлыйбыз. Шикле предмет күргәндә: -кагылмаска, ачмаска, күчермәскә -үтеп баручыларны да читкәрәк китегез,...
-
Лениногорскида "Язгы игелеклек атнасы" акциясе дәвам итә
Әле акция кысаларында Лениногорскиның "Исток-Башлангыч" үзәге хезмәткәрләре мохтаҗларга адреслы ярдәм күрсәтте. Волонтёрлар белән берлектә социаль хезмәткәрләр олыларның өйләренә барып тәрәзә, идән, керләр юу, ашарга пешерү кебек эшләр башркарды, дип хәбәр ителә муниципалитет сайтында.
-
Районда язгы кыр эшләре башланды
Районыбызда күпьеллык үләннәрне һәм уҗымнарны тукландыруга керештеләр. Әлеге эшне "Лениногорская агрофирмасы" башлап җибәрде. Тиздән башкалар да керешер. Хезмәтчәннәргә уңышлар телибез.
-
Лениногорскилылар, игътибар! Һава торышы кискен бозыла.
Синоптиклар мәгълүматы буенча, Татарстанда һава шартлары бозылуы көтелә. 19, 20 һәм 21 апрель көннәрендә яңгыр, кар фаразлана, төнлә һава температурасы -3 градус булачак. Температура үзгәреп торганга юлларда бозлавык хасил булуы мөмкин. Бу хакта Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы кисәтә. Юл-транспорт һәлакәтләренә юлыкмау максатыннан, Дәүләт автоинспекциясе, бигрәк тә кышкы резиналарын җәйгегә алыштырган...
-
Татарстанда "Хатын-кыз игътибары" кайнар линиясе эшли башлый
Биредә мәктәпкә 1 сыйныфка кабул итү, балалар һәм үсмерләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча сораулар бирергә мөмкин. Татарстанда 26 апрельдә "Хатын-кыз игътибары" ("Женское внимание") кайнар линиясе эшли башлый. Биредә мәктәпкә 1 сыйныфка кабул итү, балалар һәм үсмерләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча сораулар бирергә мөмкин булачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт...
-
Лениногорскилыларны депутат Ринат Шәфигуллин кабул итәчәк
20 апрель көнне 16.00 сәгатьтән гражданннарны шәхси сораулар буенча Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин кабул итәчәк. Кабул итү урыны: Булгаков урамы, 1А йорт (яңа ЗАГС бинасы). Алдан язылу өчен телефон: 5-16-11
-
Лениногорск Мәдәният сараенда Илсөя Бәдретдинова тузаннар уйнатты
Лениногорскилыларга өр-яңа "Мин исән" исемле программасын тәкъдим итте ул. Зал халык белән шыгрым тулы иде: туганнары, дуслары, сыйныфташлары аның иҗатын зурлап килгән. Җырчыга чәчәкләр, бавырсак һәм башка тәм-томнарны мулдан өләштеләр. - Бүген мин эшләмәдем, рәхәтләнеп сезнең белән ял иттем. Бик күп җирләрдә чыгыш ясарга туры килсә дә, шулхәтле дулкынланганым булмады....
-
Вәсилә Фаттахованың ире Илгиз Габдерәкыйпов: «Балаларга әни назы җитми»
- Илгиз, хәлләрегез ничек? Балалар үсәләрме? - Бер көе, әле Казада мин. "Айфара"ның концертына килгән идем. Алмаз белән дуслар без. Вәсилә исән чагында, аралаша идек. Бу көннәр Татарстанда уза, чөнки 18 апрельдә - Яр Чаллыда, 19ы Казанда Вәсилә Фаттахова истәлегенә хәйрия концертлары узачак. Балаларым үсәләр. Кәрим балалар бакчасына йөри. Кәмилә...
-
Лениногорскилыларга 18 апрельгә Йолдызнамә
Овен. День символизирует выбор. Сегодня многие Овны окажутся перед выбором между долгом и удовольствием. Выбирайте! Если проявите твердое намерение уложиться в бюджет, имеет смысл уединиться на даче и насладиться плодами осени и огорода. В этом случае бюджет, конечно, обретет равновесие, но интересное знакомство с перспективным финалом вы явно упустите. Телец....
-
Бәйгебезгә яңа катнашучылар кушыла тора: Әлмәттән Нуриевлар гаиләсе
Илдар һәм Алсу Нуриевлар. Әлмәт шәһәрендә яшиләр. Узган елның июль аеда гаилә корганнар.