22 июль 2017 яңалыклары
-
Кыяр һәм борыч белән салкын аш рецептын тәкъдим итәбез.
ирәк булалар: - кабак төшләре - 2 аш калагы; - шикәрсез йогырт - 250 грамм; - ак икмәк - бер телем; - кедр чикләвеге - 1 чәй калагы; - кыяр - 400 грамм; - кызыл баллы борыч - 50 грамм. Икмәккә зәйтүн мае сеңдерәбез. Кабак төшләрен чистартабыз һәм кыздырабыз. Тышлары...
-
Лениногорскилылар, җиләк-җимешләрне агып торган суда юыгыз
Роспотребнадзор шулай киңәш итә. Яшел үләннәрне, белгечләр фикеренчә, 30 минут бер литр су һәм берешәр аш кашыгы тоз һәм уксус салынган эремәдә тотарга кирәк. Роспотребнадзор җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне ничек дөрес итеп сайлау һәм юу буенча киңәшләр биргән. Исемлектә виноградны кран астындагы душта юу һәм җиләкләрне кайнар-салкын суда чиратлаштырып юу алымнары...
-
Синоптиклар көчле яңгыр һәм җил турында кисәтә
Һава торышы начарлану 23июль көнедә һәм төнендә фаразлана. Татарстан синоптиклары республика территориясендә һава шартларының начараюы хакында кисәтә. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразы нигезендә, 23июль көнедә һәм төнендә урыны белән яшен һәм секундына 16-21 метрга җитүче җил, көчле яңгыр булуы мөмкин. Моннан тыш, кайбер районнарда боз яву ихтималы бар....
-
Бүген — сәүдә хезмәткәрләре көне
Бүген - сәүдә хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан районның барлык сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмәре белән котлыйбыз! Сезнең хезмәтегез һәр кешенең көндәлек тормышында бик мөһим. Сезнең профессиональлегез һәм җаваплылыгыз районда яшәүчеләрнең кәефенә һәм иминлегенә йогынты ясый. Сез намуслы хезмәтегез белән мөһим социаль бурычларны хәл итәргә итәргә ярдәм итәсез. Һөнәри бәйрәмегез көнендә...
-
Шәһәребезнең үрнәк гаиләсе: Хамит абый белән Әкълимә апа Җиһангировлар
Шәһәрдә яшәүче тыл хезмәтчәннәре Хамит абый белән Әкълимә апа Җиһангировларның гаиләсендә зур бәйрәм. Ямьле җәй айларында туган бу бәхетле пар шушы көннәрдә үзләренең 85 еллык юбилейларын билгеләп үтә. Аларга кунакка барганда, әти-әнисенә Санкт-Петербург шәһәреннән кунакка кайткан кызы Әлфирә өй җыештырып йөри иде. - Бүген төнлә Мәскәүдә яшәүче кызыбыз Гөлфирә дә...
-
Үз анасын кыйнап яшәгән
Әнисе акча бирмәгәнгә ир бик еш кул күтәргән. Яшел Үзәндә дүрт ай буе бер ир үз анасын кыйнап яшәгән. Низаг нигезендә акча бирмәү сәбәбе яткан. Ир үз гаебен таныган, суд аны 3 ел һәм ике айга ирегеннән мәхрүм иткән. http://www.almet-rt.ru
-
Хуҗабикәләр, кыяр тозлыйбызмы? (рецептлар)
Кибеттәгечә тозланганы 1 литр суга 1,5аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, өч литрлы банкага 10-12 кашык 9процентлы аш серкәсе (уксус) алына. Лавр яфрагын, исле түгәрәк борычны, канәфер орлыгын, түгәрәкләп киселгән башлы суган, укропны стерильләштерелгән банка төбенә салып, кыярларны тезәбез. Банкадагы әзер кыярлар өстенә кайнар су салып, азрак суынганчы...
-
Өйдә тәртип өчен кем җаваплы?
Гаиләдә аты-юлы белән сүгенүчеләрне 15 тәүлеккә рәшәткә артына утыртып куярга мөмкиннәр. Андыйларга биш мең сумга кадәр штраф та яный. Дәүләт Думасында якыннары һәм туганнары янында телен тыя белмәүчеләрне җаваплылыкка тарту турындагы закон проектын тикшерә башлаганнар. Әлеге уңайдан депутатлар халык арасында сораштыру да үткәрмәкче. Өйдәге чүпне тышка чыгарабызмы? Биш яшьлек Әмирне...