"Безнең ишегалды» проекты буенча эшче төркем әгъзасы Ольга Воронова Казанның Яңа Савин районы ишегалларын капиталь ремонттан соң карап чыкты. Соңгы биш елда Татарстанда 1704 ишегалды ремонтланган. Аларны төзекләндерүгә 5,5 млрд. сум акча кертелгән. "Бердәм Россия» нең" Безнең ишегалды» дигән яңа программасы бу уңышлы тәҗрибәне Татарстанның барлык шәһәрләренә һәм җирлекләренә киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.