24 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
2020 елда Татарстан банклары үзмәшгульләргә кредит бирә башлаячак
Быел Татарстан банклары үзмәшгульләргә субсидияләнгән процент ставкалары белән кредит бирә башлаячак. ТР Икътисад министрлыгының кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтү институтларын үстерү бүлеге башлыгы Артур Гайнов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
-
Мичурин авылында җыен узды
Районның Мичурин авылында узган җыеннан китапханәче Сания Вахитова безгә фотолар җибәргән.
-
Иске Шөгер авылында Якуповларның гаилә фермасы белән район башлыгы танышты
Лениногорск муниципаль районының авылларында традицион хисап җыелышлары дәвам итә, аларның төп максаты-районның һәм авыл җирлекләренең 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре буенча фикер алышу, проблемалы мәсьәләләрне хәл итү һәм агымдагы елга төп бурычлар кую.
-
Моргта ир-ат гәүдәсе урынына хатын-кыз мәетен биргәннәр
Казан моргында ир-ат гәүдәсе урынына хатын-кызның мәетен биргәннәр. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте.
-
Лениногорскилы мошенниклар кармагына эләккән
Ленииногорскида яшәүче ханым, кредит алып, 120 мең сум акчаны мошенникларга биргән.
-
Рөстәм Нәбиев икенче тапкыр әти булган
Рөстәм һәм Индира Нәбиевлар кабат әти-әни булды. "Сәгать 4:35 дөньяга безнең матур Әминәбез килде", - дип уртаклаша Рөстәм шатлыгы белән.
-
Татарстанда 20 фандомат 12 млн пластик шешәне эшкәртүгә озатырга мөмкинлек бирәчәк
20 фандомат 12 миллионга якын пластик шешә һәм банканы эшкәртүгә озатырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «РТ-Инвест» компаниясенең матбугат хезмәтендә белдерделәр.
-
Лениногорскида күп балалы ананың алимент буенча бер миллион сум бурычы җыелган
Лениногорск районында яшәүче, алимент буенча бер миллион сум бурычы җыелган күп балалы ананы рәшәткә артына озатканнар.
-
Африка дуңгыз чумасы Татарстан чикләренә якынайган
Африка дуңгыз чумасы Татарстанга якынайган. Бу хакта Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең уртак коллегия утырышында республиканың баш ветеринар табибы Алмаз Хисаметдинов әйтте
-
Февральдә дә зәмһәрир салкыннар көтелми
Быел февраль аенда да зәмһәрир салкыннар булуы көтелми. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.
-
«Спорт — тормыш нормасы» проекты буенча узган елда 18 ГТО мәйданчыгы ясалган
2019 елда «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты буенча Лениногорскига боз катыру машинасы, Чаллы шәһәрендә һәм Апас районында 2 футбол кыры һәм ГТО нормаларын тапшыру өчен 18 спорт мәйданчыгы төзелгән. Бу эшләр «Демография» илкүләм проекты кысаларында башкарылган.
-
Лениногорскида язучы, туган якны өйрәнүче Җәмит Рәхимовның тууына 85 ел тулуга багышланган чара узды
Лениногорскиның туган якны өйрәнү музеенда “Өлешемә тигән көмешем” дип исемләнгән, якташ язучыбыз Җәмит Рәхмовның тууына 85 ел тулуга багышланган кичә узды.
-
Сәламәтлек рецепты
Кирәк: Имбир – 300-350 гр, Лимон – 1-2 шт, Бал – 150-200 гр