Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида язучы, туган якны өйрәнүче Җәмит Рәхимовның тууына 85 ел тулуга багышланган чара узды

Лениногорскиның туган якны өйрәнү музеенда “Өлешемә тигән көмешем” дип исемләнгән, якташ язучыбыз Җәмит Рәхмовның тууына 85 ел тулуга багышланган кичә узды.

Очрашуга аның тормыш иптәше Галия апа Рәхимова, аларның уллары Камил Рәхимов һәм бик күп кунаклар килгән иде. Алар арасында иҗат әһелләре, язучылар, укытучылар бар иде.

Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова якташыбыз Җәмит аганың бай мирас калдырып киткәнен әйтте.

Әлмәт язучылар берлеге рәисе Рәфкать Шәһиев, "Чишмә" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров, журналист Наил Шәрифуллин язучы турында җылы сүзләр әйттеләр.

Керкәле мәктәбеннән килгән укытучы Дилә Мулләхмәтова мәктәптәге үзенчәлекле музейның Җәмит агага багышланган булуын, "Рәхимов уку"лары турында сөйләде. Керкәле мәктәбе Галия һәм Җәмит Рәхимовлар исемен йөртә.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре аның әсәрләреннән өзекләр укыдылар, әдәби иҗаты белән таныштырды, күргәзмә оештырганнар.

Һәркем Җәмит Рәхимов турында истәлекләре белән уртаклашты, тагы бер кат әлеге бөек шәхеснең бай мирасын күзаллап чыкты.

 

Гөлназ Хәйретдинова

Автор һәм Айсылу Габбасова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев