Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 20 фандомат 12 млн пластик шешәне эшкәртүгә озатырга мөмкинлек бирәчәк

20 фандомат 12 миллионга якын пластик шешә һәм банканы эшкәртүгә озатырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «РТ-Инвест» компаниясенең матбугат хезмәтендә белдерделәр.

 

«20 фандомат 11,6 миллион пластик шешә һәм банканы, чүплеккә ташламыйча, эшкәртүгә җибәрү өчен җитә. Бу 600 тоннага якын пластик һәм алюминий дигән сүз, аннан яңа товар эшләп чыгарырга мөмкин. Сынау проекты барышында бер ел эчендә шул күләмдә пластик шешә һәм банка җыярга мөмкин», - диелә хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, мондый аппаратларның барысы да тулысынча Россиядә җитештереләчәк.

«Татар-информ» агентлыгы «РТ-Инвест» компаниясенең ай ахырына кадәр Татарстан башкаласында тәүге фандоматлар урнаштырачагы хакында хәбәр иткән иде инде.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев