Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы мошенниклар кармагына эләккән

Ленииногорскида яшәүче ханым, кредит алып, 120 мең сум акчаны мошенникларга биргән.


49 яшьлек хатынны алдап, кредит рәсмиләштереп, алар счетына акча күчерергә мәҗбүр иткән җинаятьчеләрнең шәхесен Лениногорскиның хокук сакчылары ачыклый.

16 гыйнвар көнне билгесез кеше, гариза язган хатынның телефонына шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм аның банк мәгълүматларының мошенниклар кулына эләгүе турында хәбәр итә. Әле картадан акча күчерергә теләүдән тыш, аның исеменә кредит алырга теләп, гариза язганнар, имеш. Моңа юл куймас өчен, ялган банк хезмәткләрләре үзләренең кредит белгечәләрен тикшереп карарга тәкъдим иткәннәр.  Моның өчен бу хатынга онлайн рәвештә, керемнәре турында ялган мәгълүмат биреп, кредит рәсмиләштерү өчен гариза язарга кирәклеге, аны кабул иткән очракта, акчаның банкка кайтарылачагы турында аңлатканнар, ә кредитның гамәлдән чыгарылачагын вәгъдә иткәннәр.

Хатын аларны тыңлап, мошенниклар сораганнарның барысын да үтәгән: 120 мең сум кредит рәсмиләштереп, ялган хезмтәкәрләр әйткән счетка акча күчергән.

Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар