Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҺАВА ТОРЫШЫ

Февральдә дә зәмһәрир салкыннар көтелми

Быел февраль аенда да зәмһәрир салкыннар булуы көтелми. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

 

«Февраль гыйнварга караганда салкынрак булса да, көчле суыклар көтелми. Көнбатыш-көнчыгыштан һава күчеше чигенмәячәк, шуның аркасында февральдә дә җылы булачак», — диде.

Ул 2007 елда гыйнварның икенче декадасында һава температурасы быелгыча югары торганын, ләкин 25 гыйнварда минус 15 градус булганын искә төшерде. «Ничек кенә булса да, февраль гыйнварга караганда бераз кышкычарак булыр дип фаразлыйбыз», — диде Юрий Переведенцев.

Кафедра доценты Тимур Әүһәдиев сүзләренчә, җылы гыйнвар артыннан гадәттә 46 процент очракта җылы февраль килә.

Быел гыйнвар аенда температура нормадан 10-12 градуска югары булган.

 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X