24 июль 2020 яңалыклары
-
13 яшьлек кыз белән никахлашкан өчен элеккеге имамны хөкем иткәннәр
Чирмешән район суды элеккеге имам Рәсүл Салиховка карата хөкем карары чыгарган, ул узган елның көзендә мәктәптә укучы булган 13 яшьлек кыз белән никах укыткан. Бу хакта суд матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Татарстан Федераль салым хезмәте җитәкчесе Mercedes һәм Porsche хуҗаларына юлларда тикшерү вәгъдә итте
2020 елда кыйммәтле автомобиль хуҗаларын ЮХИДИ хезмәткәрләре, салым органнары һәм суд приставлары вәкилләре катнашында автомобиль юлларында массакүләм тикшерүләр көтә. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән узган киңәшмәдә белдерде.
-
Азнакайда 88 яшьлек әби самолетта очкан
Әле бу көннәрдә 88 яшьлек Флюра Логман кызының самолетта очуы күпләрдә соклану уятты, дип яза "Маяк" газетасы сайты.
-
Лениногорскиның "Ак калфак" оешмасының кул остасы Бөтенроссия Сабантуена сөлге чиккән
Лениногорск шəһəренең чəчəклəргə тиң "Ак калфак"лы кызы Лилия Малих кызы Бөтенроссия Сабантуена бүлəккə диеп менə шундый сөлге чикте, дип хәбәр итә "Ак калфак" оешмасы.
-
Лениногорскида «Безнең ишегалды» программасы буенча халык белән очрашулар бара
Күптән түгел Ленин урамындагы 26, 28, 30 йортта яшәүчеләр белән «Безнең ишегалды» программасы буенча фикер алышу булды.
-
Татарстанда марттан башлап эш белән тәэмин итү үзәге аша 9,5 меңнән артык кеше эшкә урнашкан
Республикада эшсез кешеләр саны арту темпы кимегән. Бу хакта журналистларга ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
-
Лениногорск кешесе көньякта ял иткәннән соң коронавирус йоктырган
Анапада ял иткән Лениногорск туристы Татарстанга яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе эләктереп кайткан. Бу - республикада курортта ял иткән вакытта инфекция йоктыруның беренче очрагы.
-
Лениногорскида коронавирусның тагын яңа очрагы теркәлгән
Бүген Татарстанда 31 яңа COVID очрагы расланган, шуның берсе - Лениногорскида. Шулай итеп, 24 июльгә бездә 28нче очрак булды бу.
-
Лениногорскилы ханым костюм алам дип акчасыз калган
Күптән түгел эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 38 яшьлек лениногорскилы хатын-кыз мөрәҗәгать итте.
-
Язва һәм гастрит вакытында эчә торган дарулар коронавирустан үлү куркынычын арттыра
АКШның Бруклин университеты галимнәре ачыклаганча, гастрит һәм ашказаны җәрәхәте вакытында эчә торган дарулар яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы белән авыручыларның хәлен начарайтырга мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
-
Урдалы авылы турында клип
Урдалы авылы турында клипны карыйк әле.
-
Пенсия фонды балаларга СНИЛСны гаризасыз гына рәсмиләштерә
2020 елның 15 июленнән соң туган балаларның әти-әниләренә СНИЛС алу өчен документлар белән Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, фонд счет номерын бала әнисенең шәхси кабинетына җибәрә. Бу хакта Татарстан Пенсия фондының Лениногорск бүлекчәсе хәбәр итә. Әлеге сервис дәүләт хезмәтләре порталы аша тормышка ашырыла.
-
Яңа уку елында балалар бакчалары, мәктәпләрдә бактерицид нурланыш җиһазлары булуы кирәк
Татарстанда барлык балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә бактерицид нурланыш җиһазлары булырга тиеш. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
-
Татарстанда машиналарны газга күчерү чыгымнарының 60 процентын каплаячаклар
Коронавирус пандемиясеннән соң икътисадны торгызу өчен, 20 июльдән РФ хөкүмәте башлап җибәргән гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итү программасы эшли башлаган.