Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда 88 яшьлек әби самолетта очкан

Әле бу көннәрдә 88 яшьлек Флюра Логман кызының самолетта очуы күпләрдә соклану уятты, дип яза "Маяк" газетасы сайты.

Бик нык теләсәң, хыяллар тормышка аша, диләр. Ә Азнакайда моның өчен әллә кайларга барып та йөрисе түгел. Быел, гомумән, азнакайлыларга самолет җене кагылган дисәң, һич арттыру булмас. Очышлар өчен һава торышы да рас килеп торды. Таң аттымы, зәңгәр күк йөзен лачын кебек иңләп самолет оча.

88 яшьлек Флюра Логман кызының очуы сокландырды.

 – Шәһәр өстеннән очкан самолетны күреп, бер очып карыйсы иде дип кызыгып карап калган идем, туган көнемә кызым, уйламаганда, шундый зур бүләк ясады. Очыш вакытында алган тәэсирләрне әйтеп-сөйләп кенә дә бетерерлек түгел, – ди Флюра апа.

– Без үзебез Чиләбе өлкәсендә яшибез. Азнакай бик матур шәһәр, урамнарына-паркларына сокланып туймаслык, бар җир төзекләндерелгән, каралган, уңайлыклар тудырылган. Ә самолетта очкач, шәһәргә тагын да ныграк гашыйк булдым, – ди Флера апаның кызы Флорида Жаркеева.

 

Чыганак: http://aznakaevo-rt.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев