Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Безнең ишегалды» программасы буенча халык белән очрашулар бара

Күптән түгел Ленин урамындагы 26, 28, 30 йортта яшәүчеләр белән «Безнең ишегалды» программасы буенча фикер алышу булды.

 

 

Халык игътибарына план-схемалар тәкъдим ителде, ишегалларында планлаштырылган эшләр яңгырады.

Яшеллек, ягъни утыртылачак агачлар, парковка урыннары һәм кер элү мәйданчыклары буенча халыкның тәкъдимнәре җитәкчеләр тарафыннан исәпкә алынган һәм эшкә кабул ителгән. Якын арада әлеге ишегалдын төзекләндерү эшләре башланачак.

Шул ук көнне фикер алышу Тукай урамы, 14,16,16а,18, Шашин, 23 һәм Шашин урамнары буйлап 25, 25а адреслары буенча узды.

Очрашуда  район Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков, капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Алексей Корноухов,  торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш үзәге баш инженеры Рәмзия Әфләтунова, архитектура һәм хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре катнашты.

Быел Лениногорскида "Безнең ишегалды" программасы буенча 25 йорт ишегалды территориясе төзекләндереләчәк


Фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1791028.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев