Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилы ханым костюм алам дип акчасыз калган

Күптән түгел эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 38 яшьлек лениногорскилы хатын-кыз мөрәҗәгать итте.


Ул инстаграм социаль челтәрендә үзен кызыксындырган белдерү күрә, ир-ат костюмнары сату турында. Хатын-кыз заказ ясарга була, сатучы белән элемтәгә кереп, размерын белешә һәм сатып алырга ризалык белдереп, костюмның бәясен түләп тә куя.
Тик товарны билгеләнгән вакытта ала алмый, инстаграмдагы “бит” “разблокирован” дип күрсәтә. Шуннан ул алдакчылар корбаны булуын аңлый һәм хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә.

Матди зыян – 14 мең сумнан артык тәшкил итә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Интернет челтәрендә товар сатып алганда бик сак булырга кирәк. Заказ ясаганчы, товарны сатучы турында белешергә, клиентларның бәяләмәләренә дә күзәтү ясагыз. Банк счетлары аша акчаны күчереп, алдан түләп куймагыз.

 

Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев