Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

13 яшьлек кыз белән никахлашкан өчен элеккеге имамны хөкем иткәннәр

Чирмешән район суды элеккеге имам Рәсүл Салиховка карата хөкем карары чыгарган, ул узган елның көзендә мәктәптә укучы булган 13 яшьлек кыз белән никах укыткан. Бу хакта суд матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

Суд Салиховны «Уналты яше тулмаган зат белән җенси мөнәсәбәттә булу һәм сексуаль характердагы башка гамәлләр кылу» маддәсе нигезендә гаепле дип тапкан һәм аны дүрт ел ярымга гомуми режимлы колониягә җибәргән.

«Моннан тыш, биш ел дәвамында суд Салиховка мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләрендә нинди дә булса вазифалар биләүне тыйды», - дип өстәп әйттеләр суд матбугат хезмәтендә.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/incident/23-07-2020/13-yashlek-kyz-bel-n-nikahlashkan-chen-elekkege-imamny-4-elga-koloniyag-h-kem-itk-nn-r-5758696

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев