27 февраль 2019 яңалыклары
-
Шәһәребезнең матур күренешләре
Наталья Царегородцева фотолары
-
ЫЛЫС ДӘВАЛЫЙ!
Ылыслы урманда йөргәнегез бармы сезнең? Андагы һаваның сулышларны киңәйтеп, тын юлларына бәлзәмдәй ягылганын тоя идегезме? Ә бит дөрестән дә ылыс тын юлларына бер дигән дәва.
-
Лениногорск хуҗабикәләренә рецепт: Күрәгә кабартмасы
Камыр 1 кг он 2 ст сөт 50 г атланмай 1 ст шикөр комы 2 йомырка 30 г чүпрә тоз Эчлек: 200 әр г күрәгә һәм кара җимеш.
-
Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге конференциясендә катнашты
Конференция барышында төбәк бүлеге секретарен сайлау булды. Биш елга ул яңадан сайланды. Аның кандидатурасы конференциядә теркәлгән делегатлар саныннан иң күп тавыш җыйды.
-
Яшь музыкантларны П. И. Чайковский исемендәге XVI Халыкара конкурсның республика этабында катнашырга чакыралар
Балалар музыка мәктәпләре укучылары арасындагы иҗади конкурс бөек рус композиторының мирасын популярлаштыру һәм сәләтле балаларны ачыклау максатыннан үткәрелә. Республика этабын гамәлгә куючы - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.
-
Лениногорскилы алдакчылар корбаны булган
Алдарларга ышанмагыз, банк карточкасы номерларын читләргә белдермәгез дигән кисәтүләргә карамастан, лениногорскилылар алдарлар тозагына эләгә тора.
-
Авыруны трактор чүмечендә алып барган өчен, авыл башлыгын җәзага тартырга таләп итәләр
Юлны кар каплау аркасында, ашыгыч ярдәм машинасы авыру хатын йорты янына керә алмаган.
-
Якташыбыз Раил Гыйззәтуллиннан яңа җыр
Якташ җырчыбыз Раил Гыйззәтуллин яңадан-яңа җырлары белән шатландырып тора.
-
Рөстәм Миңнехановны Татарстанда табылган юлбарысның язмышы битараф калдырмаган
Республикада хайваннарны яклаучылар Татарстан Президентына мөрәҗәгать итеп, юлбарысны Запашныйлар династиясе циркына бирмәүне сорады.
-
Татарстанда бер яшьлек баланың башы баскыч култыксасына кысылып калган
Сабый балага коткаручылар ярдәм иткән.
-
Лениногорскида 100нче бала туды
Бу хакта Лениногорск ЗАГС бүлеге хәбәр итә.
-
Татарстанның дүрт шәһәрендә демографик күрсәткечләр начар (исемлектә Лениногорск та бар)
Яшел Үзән, Чистай, Лениногорск, Бөгелмә шәһәрләрендә демографик күрсәткечләр югары түгел. Дөньяга килүче балалар саны азрак, ә үлем очраклары күбрәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
-
Лениногорск эшмәкәрләрен бушлай семинарга чакыралар
Ул 5 мартта 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Әлмәт шәһәрендә Тимирязев ур., 20 адресы буенча ("Кванториум"балалар технопаркы) узачак.
-
Сез дә петуния үстерәсезме?
Бу чәчәкнең орлыклары яктыда гына шытып чыкканын оныта күрмәгез.
-
Лениногорскида Алисә Мамина хәйрия концерты куйды
Лениногорск шәһәре Мәдәният сараенда Халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Алисә Мамина «Огоньки» концерт программасы белән чыгыш ясады. Чарада шулай ук «Варвара» ансамбле дә катнашты.