Татарстанда бер яшьлек баланың башы баскыч култыксасына кысылып калган
Сабый балага коткаручылар ярдәм иткән.
Казанда Журналистлар урамындагы йорт подъездындагы баскыч култыксасының тимер рәшәткәләре арасына бер яшьлек баланың кысылып калган. Сабыйга коткаручылар ярдәм иткән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
"Кичә көндез Казан коткаручылары Журналистлар урамындагы йортка барды. Башы баскыч култыксасына кысылып калган бер яшьлек малайның әнисе 112 бердәм номерына шалтыратты", - диделәр ведомствода.
Коткаручылар баланың башын тимер рәшәткә арасыннан чыгарган һәм сабыйны анасына тапшырган.
Фото: архив/Ильнар Тухбатов
https://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев