Лениногорскилы алдакчылар корбаны булган
Алдарларга ышанмагыз, банк карточкасы номерларын читләргә белдермәгез дигән кисәтүләргә карамастан, лениногорскилылар алдарлар тозагына эләгә тора.
37 яшьлек ханым Авито аша суыткыч сатарга булган. “Сатып алучы” да табылган. Ул аңардан, әлбәттә, бан карточкасы номерын сорый. Әлеге ханым 16 урынлы банк картасы номерын да, картаның икенче ягындагы 3 урынлы цифрларны да һәм смс-хәбәрдә килгән парольне дә әйтеп бирә.
Нәтиҗәдә, мошенниклар картадан 15 мең сумнан артык акчаны “шудырта”. Әлеге факт буенча оператив-эзләү эше бара, җинаять эше ачылган, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге.
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев