Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанның дүрт шәһәрендә демографик күрсәткечләр начар (исемлектә Лениногорск та бар)

Яшел Үзән, Чистай, Лениногорск, Бөгелмә шәһәрләрендә демографик күрсәткечләр югары түгел. Дөньяга килүче балалар саны азрак, ә үлем очраклары күбрәк. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

 

Министр әйтүенчә, республикада Татарстан Президентының 38 төрле программасы буенча эш алып барыла. “Без алар нигезендә клублар, мәктәпләр төзибез, хастаханәләргә капиталь ремонт ясыйбыз. Кем өчен?! Әлбәттә, халык өчен. Районнарыбызда, аеруча авыл җирлекләрендә халык яшәмәсә, балалар туып тормаса, бу эшнең кирәге дә калмый”, - диде Эльмира Зарипова.

“Шуңа күрә бүгенге көндә Президент Рөстәм Миңнеханов белән берлектә район башлыкларына, беренчедән, демографик вәзгыятьне яхшыртуны, икенчедән, эш урыннары булдыруны төп максат итеп куйдык”, - дип белдерде министр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/26/181614/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев