Лениногорскида Алисә Мамина хәйрия концерты куйды
Лениногорск шәһәре Мәдәният сараенда Халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Алисә Мамина «Огоньки» концерт программасы белән чыгыш ясады. Чарада шулай ук «Варвара» ансамбле дә катнашты.
Мондый чаралар-хәйриячелек үсешенә бәяләп бетергесез өлеш һәм, һичшиксез, мохтаҗларга сизелерлек ярдәм күрсәтү.
Мәдәният Сараеның актлар залында тамашачылар Алисәне көчле алкышлар белән каршы алдылар. Ул операдан арияләр башкарды, аңа фортепианода Илья Бажин уйнады.
Аннары “Варвара» ансамбле үз репертуарыннан рухи җыр башкарды.
380-нән артык лениногорскилы хәйрия концертын карады. Чакырылган кунаклар арасында Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Р. Г. Хөсәенов, ТР Хисап палатасы рәисе А. И. Демидов, «ТР Бадминтон федерациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Ю. В. Чаплыгин, Әлмәт епархиясе идарәчесе, Әлмәт һәм Бөгелмә Мефодий епискобы, Протоиерей Иоанн Антипов, Лениногорск шәһәренең Мактаулы гражданнары, ветераннар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәһәрнең һәм районның яшьләр активы һәм башкалар бар иде.
Лениногорск муниципаль районы мэриясе матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев