27 декабрь 2019 яңалыклары
-
Әмир яңа өйдә
Айгөлнең кырыгы узды. Гомер бик тиз үтә. Шушы вакыт эчендә бер генә тапкыр төшкә керде ул. Күчтәнәчләр илтеп кайткан көнне, җидесе алдыннан. Бер зур бүлмәдә бүләкләр арасында утырып тора. Миңа карап, елмая. Ә янында тартма-тартма бүләк!
-
Лениногорск балалары район башлыгының Чыршы бәйрәмендә катнашты
Мәдәният сараенда район башлыгының Чыршы бәйрәме узды.
-
Яңа елга кар явармы?
Декабрьнең санаулы гына көннәре калды. Пушкинның нәкъ «Евгений Онегин» поэмасындагыча: «Зимы ждала, ждала природа, / Снег выпал только в январе...» XIX гасырда да ХХI гасырдагы кебек булган икән диясе генә кала...
-
Татарстанда үги әтисе 6 яшьлек үги малаен чүкеч белән кыйнаган
Татарстанда үги әтисе 6 яшьлек үги малаен чүкеч белән кыйнаган. Хәзерге вакытта ТР Прокуратурасы шушы вакыйганы тикшерә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Яшел Үзән шәһәре прокуроры ярдәмчесе Яна Невмержицкая хәбәр итте.
-
Лениногорскига Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Равил Хөснуллин эшлекле визит белән килде
Лениногорскига эшлекле визит белән Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Равил Хөснуллин килде. Шәһәрдә берничә объектта булды.
-
Лениногорскида ачык кортта хоккей матчы узачак
28 декабрьдә 11:00 сәгатьтә "Рус классикасы"хоккей матчы булачак. Хоккей ветераннары "АЛГА"командасына каршы уйный.
-
Татарстан агропромышленность тармагының иң яхшы 100 хезмәткәре арасында Лениногорск районыннан да бар
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре - 2019» республика конкурсында җиңүчеләр арасында лениногорскилы да бар.
-
Коръән мәҗлесен үткәрү тәртибе
Коръән мәҗлесләре уздыру саваплы гамәлләрдән санала.
-
Зеленая Роща балалары Кыш бабай остаханәсендә булды
Зеленая Роща авылы китапханәсе бер көнне чын мәгънәсендә “Кыш бабай остаханәсе”нә әйләнде. Без шулай “Книговички” халыкара акциясенә кушылдык.
-
«Татнефть» Россиянең иң социаль-нәтиҗәле нефть-газ компаниясе булды
«Татнефть» компаниясе Россиянең иң социаль-нәтиҗәле нефть-газ компаниясе булды. Рейтингны AK&M агентлыгы төзеде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары - департамент директоры Дамир Мөхәммәтшин хәбәр итте.
-
Татарстанда такси эшен контрольдә тотучы дәүләт органы барлыкка килергә мөмкин
Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, такси эшен контрольдә тоту буенча дәүләт органы барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов хәбәр итте.