Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстан агропромышленность тармагының иң яхшы 100 хезмәткәре арасында Лениногорск районыннан да бар

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре - 2019» республика конкурсында җиңүчеләр арасында лениногорскилы да бар.

 

Тармакның үз һөнәрләре  буенча  иң югары  нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы   100 вәкиле  100 мең сумлык  премиягә ия  булдылар.

Актлар залына җыелган  конкурс  җиңүчеләрне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Наил  Залаков    котлады. «Авыл  хуҗалыгы иң кирәкле  тармак, шуның  аркасында  безнең  һәрберебезнең  өстәлендә икмәк  һәм  иң кирәкле  көндәлек  ризыклар.  Ә иң төп байлык  монда   - кешеләр.    Бик  күп нәрсә   авыл  хуҗалыгында  эшләүче  кешеләрнең  әзерлегеннән, аларның  тырышлыгыннан  тора.  Бүген  тармакка авыл  хуҗалыгы  җитештерүенең  нәтиҗәлелеген  арттыра, табыш  китерә торган һәм үз  предприятиеләрен үстерергә сәләтле,   актив  эшләүче  кадрлар  кирәк», - диде   Наил  Залаков.

Конкурс  10  номинация  буенча үткәрелде:  «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы икътисадчы», «Иң яхшы  бухгалтер», «Иң яхшы инженер», «Иң яхшы зоотехник», «Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  Татарстан Республикасы муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең иң яхшы  терлекчесе», «Татарстан Республикасы муниципаль районында селекция-нәсел хезмәтенең иң яхшы башлыгы», «Иң яхшы  ветеринария табибы»,  «Иң яхшы кадрлар хезмәткәре», «Агросәнәгать комплексында хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч».

"Иң яхшы инженер" номинациясендә безнең районнан "Лениногорская агрофирмасы" предприятиесеннән баш инженер Руслан Зөфәрович Сафиуллин җиңүче булды һәм грант отты.

АПКның  иң яхшы  хезмәткәре  исемен алуга  конкурс 2020 елда  да  үткәреләчәк.    Үз эшен  яратып  эшләүче, укырга  һәм  үзенең һөнәри осталыгын  камилләштерергә омтылучы һәркемнең алдагы   елда  да   җиңүче  булып  танылу    мөмкинлеге  бар.

 

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәрен кулланып язылды.

Фото: http://agro.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев