Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Зеленая Роща балалары Кыш бабай остаханәсендә булды

Зеленая Роща авылы китапханәсе бер көнне чын мәгънәсендә “Кыш бабай остаханәсе”нә әйләнде. Без шулай “Книговички” халыкара акциясенә кушылдык.



Китапханәгә мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары килде. Китапханә остаханәгә әйләнде. Биредә  аларны Кыш бабай һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре каршы алды. Балалар үзләре дә Кыш бабай башлыклары кигәч, Кыш бабайга охшап калды. Алар белән бергә ел символы – Тычканны ясадык. Аннан балалар Яңа ел турында әкиятләр һәм хикәяләр тыңлады. Әкиятләр буенча викторина узды. Киләчәктә дә китаплар укуны дәвам итәргә дип сөйләштек. Соңыннан балалар Кыш бабайдан татлы бүләк- шоколад алды.

Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз.

Әлфия Хафизова

Фото: Ольга Потапова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев