Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Татарстанда үги әтисе 6 яшьлек үги малаен чүкеч белән кыйнаган

Татарстанда үги әтисе 6 яшьлек үги малаен чүкеч белән кыйнаган. Хәзерге вакытта ТР Прокуратурасы шушы вакыйганы тикшерә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Яшел Үзән шәһәре прокуроры ярдәмчесе Яна Невмержицкая хәбәр итте.

 

Агентлыкка билгеле булганча, прокуратурага Казанның бер хастаханәсендә эшләүче табиблар мөрәҗәгать итеп, ноябрь аенда хастаханәнең травматология бүлегенә күпсанлы тән җәрәхәтләре алган 6 яшьлек баланы китерүләре хакында сөйләгән.

«Мәгълүматларга караганда, күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүче малайны үги әтисе әледән-әле кыйнап торган. Бүгенге көндә Яшел Үзән прокуратурасы тарафыннан әлеге хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклау өчен хокук саклау, опека һәм попечительлек органнарының гамәлләрен координацияләү буенча кайбер чаралар күрелгән», - дип белдерде агентлыкка Яна Невмержицкая.

Аның сүзләренчә, прокуратура тарафыннан опека органнарына баланы гаиләдән алу һәм әнисен ана хокукыннан мәхрүм итү буенча тиешле күрсәтмәләр бирелгән.

Үги әтисенең чүкеч белән кыйнавы хакында малай үзе сөйләгән.

Алты балалы гаилә күп еллар Казанда яшәгәннән соң, моннан берничә ай элек Яшел Үзән районына күчеп килгән. Балигъ булмаганнар эшләре бүлегендә исәптә тормаган.

ТР Тикшерү комитеты мәгълүматларыннан күренгәнчә, күпсанлы тән җәрәхәтләре алган баланы Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Малайның әти-әнисе аның таудан шуганда җәрәхәтләнүен әйткән.

Әлеге факт буенча тикшерү эшләре башланган.

https://tatar-inform.tatar
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев