Әмир яңа өйдә
Айгөлнең кырыгы узды. Гомер бик тиз үтә. Шушы вакыт эчендә бер генә тапкыр төшкә керде ул. Күчтәнәчләр илтеп кайткан көнне, җидесе алдыннан. Бер зур бүлмәдә бүләкләр арасында утырып тора. Миңа карап, елмая. Ә янында тартма-тартма бүләк!
Айгөл хосписта ятканда гел Әмирне сөйләшә иде. Сентябрь аенда баласына аяк киемнәре алганда да, аны кайгыртты. Шөкер,без дә сабыйның күңелен күрергә тырыштык! Хәзер Әмир яңа өйдә. Аны туганнары алып китте. Бик теләп кайтып киткән!
Айгөлнең абыйсы бернинди акча да кирәкми,туганыбызны үзебез үстерәбез,ди. Димәк, Әмиргә бәхет,сәламәтлек телик!
Аның өчен артык борчылмагыз! Мин аның яхшы,тәртипле,тырыш һәм үрнәк гаиләгә урнашуын бик әйбәт беләм. Әле минем кызларымны каникулларда кунакка да чакырды. Алла бирса,Әмир белән аралар өзелмәс,хәбәрләшеп торырбыз. Ә сезгә чиксез рәхмәт! Барыгызны да яратам. Айгөлем риза-бәхил бул!
Гөлгенә Шиһапова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев