Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАҖИГА

Биш үсмер һәлак булган

Туган көн бәйрәм иткәннән соң...

 

Ростов өлкәсенең Новочеркасск шәһәрендә үсмерләр утырган машина агачка бәрелгән. Биш үсмер урында ук һәлак булган, бер малай хәзерге вакытта реанимациядә ята.

Фаҗига 18 апрельдә иртәнге дүртләр тирәсендә була. "Hyundai" машинасы белән 2007 елда туган малай идарә итә, ул әтисенең машинасын сорамыйча алып чыгып киткән. Салонда балигъ булмаган алты бала була.

Үсмерләр үзләренең сәфәрен видеога төшереп, социаль челтәрләргә элеп барган. Соңгы видео төнге сәгать өчтә эленгән, 4.30да болар фаҗигагә тарыган.

Җинаять эше ачылган.

Яшьләр җомга көнне дус малайның туган көнен уздырырга җыелган. Бәйрәм шимбә көнне дә дәвам иткән. Аннары туган көнен уздырган 14 яшьлек малай машина руленә утырып, чыгып китәләр. Агачка бәрелгәндә машина бик зур тизлек белән бара торган була. Биш үсмер урында ук үлә.

Авария вакытында салонда 13-15 яшьлек өч малай, 14-15 яшьлек ике кыз була, дип яза Кызыл таң. Исән калган малайның хәле бик авыр...

 http://baltaci.ru

Фото: утро.ру

Автор: Резеда Галикәева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X