Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

2 март көнне бурычка акча алмагыз!

Бүген - яңа Ай туган көн. Ул бик гадәти булмаячак, чөнки нәкъ менә 2 мартта ике планета Кәҗәмөгез йолдызлыгында очрашачак. Бүген Меркурий Сатурн планетасына бик якын узачак.

Ай туган көн астрологиядә, кагыйдә буларак, яхшы вакыт, бигрәк тә яңа проектлар башлау һәм шәхси максатларга ирешү өчен уңышлы булып санала.

Ай туган вакытта өйнең чиста, җыештырылган булуы бик мөһим. Иске, ватык әйберләрдән арыныгыз.
Ай туган көнне теләгән теләкләр тормышка аша, диләр. Йортка байлык җәлеп итү өчен дә бу вакыт уңышлы санала.
Ай туган көнне тәңкәне яисә кәгазь акчаны Ай яктысы төшкән тәрәзә төбенә куярга кирәк. Иртән акчаны янчыкка салабыз һәм киләсе Ай туган көнгә кадәр тотынмыйбыз.

Акча артсын өчен болай эшләргә дә була: мөмкин кадәр күбрәк кәгазь һәм тимер акчаларны кошелекка салып, аны ачык килеш көзге янына куярга. Акча көзгедә чагылып торсын. Тик шунысын искә алыгыз, бүген бурычка акча алырга яисә аны кире кайтарырга киңәш ителми.

Үсентеләрне өйдә үстерүче бакчачыларга да бүген бик игътибарлы булырга кирәк. Ай туган һәм тулган көнне (2 һәм 18 мартта) чәчү, күчереп утырту эшләре белән шөгыльләнергә ярамый. Орлыкларыгыз шытып чыкмаска, түтәлгә чыгарып утырткан үсентеләрегез авырып утырырга мөмкин.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-03-02/b-gen-burychka-akcha-almagyz-2711508

https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев