Аяк астындагы файдалы үлән- кычыткан
Кычытканны бик күпләр гади чүп үләне итеп саный. Ә чынлыкта, май кычытканының файдалы сыйфатлары бәяләп бетергесез
Дәва итеп аның үләнен, орлыкларын һәм тамырын кулланалар. Хәтта себеркесе дә сәламәтләндергеч йогынты ясый!
Май кычытканының, яшь булганлыктан, сабагы да катмаган һәм орлыклануга әле көче китмәгән. Аңарда В төркеме һәм С, Е, К витаминнары, бета-каротин, органик кислоталар, микро һәм макро-элементлар, шул исәптән – тимер, бакыр, магний, кремний, баетылган органик кислоталар, флаваноидлар, фитонцидлар, танин, гликозид, хлорофилл бар.
Аяк астында гына булган шундый кыйммәтле азыкны таптап узарга яки йолкып ташларга түгел, ә кулланырга кирәк!
http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/kychytkan-gyna-dim
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев