Тизлекне саклагыз.
Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск буенча ЮХИДИ идарәсе мәгълүматлары буенча, 1945 елгы йөртүче, транспорт чарасы белән идарә иткәндә, катлаулы һава шартларын исәпкә алмаган һәм кышкы сезонга әзерләнмәгән, нәтиҗәдә ул автомобиль белән идарә итә алмыйча, каршы як юнәлештә хәрәкәт итүче автобус белән бәрелешкән.
Лениногорск шәһәре ЮХИДИ искә төшерә:
- Тизлекне һәм маневрларны сайлаганда һава һәм юл шартларын һәрвакыт исәпкә алыгыз.
- Автомобильне кышка әзерләгез: шиннарны алыштырыгыз, тормоз системасын, пыяла чистарткычларны һәм яктырту приборларын тикшерегез.
- Куркыныч маневрлардан сакланыгыз, бигрәк тә күренү чикләнгән һәм тайгак юл өлешләрендә.
- Үзегезне һәм юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрне саклагыз!
Нет комментариев